news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчнең тагын биш егете Самара өлкәсенә хәрби бурычын үтәргә китте

Традицион рәвештә булачак солдатларны район җитәкчелеге, ата-аналары, дуслары, сөйгән кызлары озата килде.

 (Питрәч, 10 ноябрь, “Татар-информ”, “Алга”, Илшат Гайсаров). Быелгы көзге чакырылыш кампаниясендә безнең районнан хәрби хезмәткә утыз биш яшь егет китәчәк. Бу инде икенче партия, беренче булып киткән сигез питрәчле бик тиздән хәрби ант кабул итәчәк.Питрәчнең тагын биш егете Ватан алдындагы бурычларын үтәр өчен Самара өлкәсенә безнең районның шефлыктагы хәрби частена китте. Традицион рәвештә булачак солдатларны район җитәкчелеге, ата-аналары, дуслары, сөйгән кызлары озата килде. дип яза район газетасы.

– Мин үзем дүрт ай элек армиядән кайттым, – диде Татар Казысыннан Айнур Юнысов. – Мин дә Самара өлкәсендә хезмәт иттем, бүген менә гаиләбез һәм дусларыбыз белән уртанчы энем Илсурны армиягә озатабыз, минем әле тагын Миңнур исемле тугыз яшьлек энем дә бар.

Әлбәттә, мин Илсурга үз киңәшләремне бирдем, армия тормышы турында сөйләдем, шулай да барысы да үзеңнән тора, командирлар приказын тыңларга һәм үтәргә кирәк. Хәрби хезмәтне намус белән үтәргә кирәк. Әлбәттә, кыенлыклар да булмый калмый, әмма солдат барысына да түзәргә тиеш, армия шуңа өйрәтә дә инде.
Керәшен Сәрдәсеннән Николай Егоровның да абыйсы Михаил армия хезмәтен үткән.

– Безнең гаиләдә дүрт малай, менә Николайга да хәрби кием кияргә чират килеп җитте. Аның намус белән уңышлы хезмәт итеп кайтуын телим.

Сүз уңаеннан, Николай Егоровны озатырга бик күп кеше килгән иде, алар арасында туганнары һәм дуслары гына да түгел, ә башка авылларда яшәүче туганнары да бар иде.
Диана бертуган абыйсын озатырга килгән булса, Миләүшә Шәрәфиева сөйгән егетен озатырга килгән.

– Аерылышу һәрвакытта да бик авыр, әмма егетләрнең Ватан алдында бурычлары бар, ә без кызлар аларны көтәргә тиеш, ел бик тиз үтеп китә. Коляга язып, чылтыратып торачакмын, аның кайтуын түземсезлек белән көтәчәкмен, – диде Миләүшә бераз моңсуланып.

Юрий Пляшкин хәрби хезмәткә чакырылучылар арасында иң олысы, аңа 23 яшь, Кооператорлар институтын тәмамлаган, сәүдә өлкәсендә эшләргә дә өлгергән.

– Укуны тәмамладым, инде хезмәт итәргә телим, Ватан алдындагы бурычымны үтәр вакыт килеп җитте, армия бит яшьләргә бик күп нәрсә бирә, киләчәктә мондый мәктәп бик кирәк булачак, әти-әниләребез, дусларыбыз безнең өчен борчылмасын, һәрвакыт элемтәдә торачакбыз, – диде Юрий.

Шулай ук Юрий тантаналы озатуда хәрби хезмәткә чакырылучылар исеменнән дә чыгыш ясады. Ә ата-аналар исеменнән аның әтисе Михаил Иванович сүз әйтте, теләкләрен җиткерде.

Район хәрби комиссары, подполковник Владимр Гузич булачак солдатларны һәм аларның ата-аналарын әлеге частьта хезмәт итү шартлары белән таныштырды. Ата-аналарга түземлек теләде, хәрби ант кабул иткәндә һәм үзләренә уңайлы вакытта уллары янына барырга мөмкин булуы турында әйтте һәм армиядә хезмәт итәрлек көчле егетләр тәрбияләп үстерүләре өчен аларга рәхмәтләрен җиткерде. Егетләргә намус белән хезмәт итүләрен һәм ата-бабаларыбыз традицияләрен саклауларын, Ватаныбызның чын сакчылары булуларын, ә иң мөһиме, туган районнарына сау-сәламәт һәм чын егет булып кайтуларын теләде.

Шулай ук егетләргә юл теләкләрен район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева һәм Питрәч районында кеше хокуклары буенча вәкаләтле Эльгиза Фәйзуллина да җиткерде.

– Иң мөһиме – үзегезнең якыннаргызны онытмагыз, аларга язып, шалтыратып торыгыз. Ата-аналар улларыгызның сезне юксынуларына юл куймагыз, алар белән аралашып торыгыз, шул чакта аерылу вакытларын сизми дә калырсыз.

Аннары булачак солдатларга туган җир истәлеге буларак бүләккә кул сәгатьләре тапшырдылар. Тантаналы чарага җыелганнар алдында район мәдәният йорты артистлары һәм “Селяне” ансамбле чыгыш ясады, диелгән район хәбәрендә.

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100