news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчнең “Селяне” ансамбле тамашачылар мәхәббәтен һәм фестиваль гран-приен яулады

Алабуга районы Мальцево авылында «Осенины 2018» беренче бөтенхалык фестивале-ярминкәсе үтте.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Алга"). Алабуга районы Мальцево авылында «Осенины 2018» беренче бөтен халык фестивале-ярминкәсе үтте. Анда Питрәчнең “Селяне” ансамбле тамашачылар мәхәббәтен һәм фестиваль гран-приен яулады. дип яза җирле басма.

Бу уңыш, кунак сыйлау һәм көз белән очрашу бәйрәме. Бәйрәм программасында башкару сәнгате буенча төрле конкурслар, көзге әзерлекләр, алардан авыз итеп карау, төбәкнең, халыкның, авылның, гаиләнең эксклюзив ризыклары, декоратив-гамәли сәнгать һәм әйлән-бәйлән уены бар иде.

Фестивальдә авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе узды. Фестиваль кунаклары өчен “ДивоДворье”га (экзотик авылзоопаркы) экскурсия үткәрделәр, баһадирлар сугышы узды. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да ризыклар һәм әзерлекләрдән авыз итеп карый алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot