Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчнең “Кыңгыраучык” балалар бакчасында семинар узды
Бу көнне “Кыңгыраучык” балалар бакчасының барлык төркемнәре Россия Федерациясенең, төгәлрәге Идел буеның берничә республикасы “филиалына” әверелде.
(Питрәч, 13 апрель, «Татар-информ», «Алга», Елена Зарипова). Сабыйлар үзенең туган иле, анда яшәүче халыкның төп үзенчәлекләренә балалар бакчасында ук төшенә башлый. Питрәчнең “Кыңгыраучык” балалар бакчасы хезмәткәрләре район балалар бакчалары тәрбиячеләренә, хезмәттәшләренә бу эштә аларга ничек ярдәм итәргә кирәклеге турында сөйләде. Анда балалар тәрбияләүдә милли-региональ компонентны тормышка ашыру темасына “Идел буе халыклары дуслыгы” район семинар-практикумы үтте, дип яза районның "Алга " газетасы.
Бу көнне “Кыңгыраучык” балалар бакчасының барлык төркемнәре Россия Федерациясенең, төгәлрәге Идел буеның берничә республикасы “филиалына” әверелде. Һәм аларның һәркайсы үз халкын тәкъдим итте, кунакларга бик күп кызыклы мәгълүмат җиткерделәр.
– Бу чара безнең өчен – зур эш нәтиҗәсе, һәм аңа әзерлек, узган ел эшенә нәтиҗә генә түгел бу, – дип билгеләп үтте балалар бакчасы мөдире Елена Шиһабетдинова. – Моңа әзерләнү катлаулы да, кызыклы да булды, бездә һәр тәрбияче үз үрнәкләрен әзерләде, барлык костюмнарны да үзләре текте диярлек. Минемчә, мондый чаралар педагогларга да файдалы, балаларга да бик ошый. Без төрле яшь категорияләре белән эшчәнлегебезне күрсәтәбез, шуңа күрә барлык алты төркем дә катнаша.
Дөрестән дә сабыйлар һәм тәрбиячеләр өстендәге костюмнар семинарда катнашучылар игътибарын җәлеп итте. Алардагы барлык элементлар детальләренә зур игътибар биреп, бөтен күңелләрен биреп башкарылган. Хәтта музыкаль хезмәткәр Ольга Юнусова да читтә калмады – бәйрәмгә марий милли киеменнән килгән.
– Хәзер интернетта мәгълүмат күп булуы да бик яхшы. Әбиемнең тукыма кисәген алдым, орнаментлы тасма таптым һәм костюмны үзем тектем, – диде Ольга. Эш шунда, бүген мин “марийларча” флешмоб үткәрәм – барыгызны да халык биюен биергә чакырам. Ул бит катлаулы түгел, бик матур бию.
Балалар да биеде. Әле тагын – таныштылар да, семинарда катнашучыларны Башкортстан, Чувашия, Марий Эл, Татарстан, Удмуртия һәм Мордовия республикалары, шулай ук Россиянең башка өлкәләрендә яшәүчеләрнең көнкүреш үзенчәлекләре белән таныштырды. Балалар халык уеннарын уйнады, костюмнар детальләрен атады, халык җырларын башкарды, җирле бәйрәмнәрдә, милли ризыклар турында сөйләде. Әзерлек төркеменә йөрүче кыз һәм малайлар республика символикасын өйрәнделәр.
– Без бик күп нәрсәләр уйлап таптык, тәрбиячеләр белән бергә эшләдек, – дип билгеләп үтте семинарны оештыручыларның берсе, район мәгариф бүлеге методисты Таисия Сафина. – Чөнки булган методикалар гына җитәрлек түгел, ә хәзер бу тема бик актуаль.
Семинар ахырында Идел буе халыкларының нәни “вәкилләре” һәм тәрбиячеләре бергәләп әйлән-бәйлән әйләнде.
Әлеге дәрес балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә бик ошады, чөнки ул аңлаешлы һәм бик мавыктыргыч формада үтте. Туган ил нәрсә соң ул дигән сорауга бертавыштан бу безнең яшәгән йортыбыз дип җавап кайтардылар.
Семинар башка балалар бакчалары тәрбиячеләренә дә кызыклы һәм файдалы булды, диелә район хәбәрендә.
– Барысы да тырышкан, бу эшнең ел буе алып барылуы ачык күренә, – диде Ленино-Кокушкино балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Любовь Мастрова. – Татар компонентларын һәр җирдә кулланалар, башка республикаларның мондый күптөрле һәм ачык, матур компонентларын сирәгрәк кулланалар шул. Мондый эчтәлекле, файдалы чара оештырулары өчен рәхмәт.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз