news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчнең “Кояшкай” балалар бакчасы грантка ия булды

“Без моңа биш ел дәвамында ирештек”, - ди балалар бакчасы мөдире Татьяна Николаевна Додосова.

(Питрәч, 8 июль, «Татар-информ», «Алга», Елена Фролова). Питрәч районындагы барлык балалар бакчаларының да, аз комплектлылардан кала, төрле инновацион программалар буенча эшләве беркемгә дә сер түгел. Һәр программа – телләр, математика яисә инженерлык фикерләү булсынмы, нәрсәнедер өйрәнүдә акцент булып тора. Мондый балалар бакчаларының берсе – Питрәчнең “Кояшкай” балалар бакчасы. Ул “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” дигән грантка ия булды, дип яза җирле басма.

Билингвизм – бер кеше ике телдә – туган телдә һәм чит телдә сөйләшә алганда, ике телне чиратлап файдалану практикасы. Ә “Кояшкай” балалар бакчасына килгәндә, бу балалар белән шөгыльләнү рус һәм татар телләрендә алып барыла дигәнне аңлата. Моның асылы шунда: балалар татар әелендә шөгыль һәм уеннар барышында сөйләшергә тиеш түгел, балалар бакчасыннан чыгарылганда билгеле бер санда сүзләр дә белергә тиеш.

– Гадәттә, дәресләр уен формасында үткәрелә, – дип уртаклашты олы төркем тәрбиячесе Ания Хәбибуллина, – без балалар белән “кием”, “төс”, һәм “исәпләү” кебек иң төп темаларны беркетәбез. Тагын шуны әйтергә теләр идем, һәрбер олы төркемдә өйрәнелергә тиешле билгеле бер санда сүзләр бар. Татар телле балаларның сүз запаслары, әлбәттә, күбрәк, чөнки без алар белән башка уку-методик комплекты буенча эшлибез.

Балалар татар телендә дәрес вакытында гына түгел, режимлы моментларда: чишенү-киенү бүлмәсендә, төшке аш вакытында яисә урамда йөргәндә дә сөйләшәләр.

– Без моңа биш ел дәвамында ирештек, конкурска әзерләндек, – ди балалар бакчасы мөдире Татьяна Николаевна Додосова. – Узган еллар белән чагыштырганда, сайлап алу турының структурасы башка иде, анда жирәбә салу булды. Быел конкурс этапларын турыдан-туры һәм читтән торып үттек Без конкурста катнашу өчен заявка бирдек, материал әзерләдек һәм аны министрлыкка җибәрдек.

Алга таба “Кояшкай” балалар бакчасы сайлап алу турын узды һәм илле иң яхшы мәгариф оешмалары исемлегенә керде, шуннан соң, турыдан-туры этап узды, аның барышында республика комиссиясе әгъзалары белем бирү процессы һәм дәрес барышы белән танышыр, балаларның белем дәрәҗәләрен белер өчен балалар бакчасына килделәр. Комиссия әгъзалары укытучылар һәм шулай ук балалар белән дә аралаштылар. Тикшерү барышында, комиссиянең бернинди сораулары һәм кисәтүләре дә булмады, ә балалар бакчасына нәтиҗәләрне көтәсе генә калды.

Билгеле бер вакыт үткәннән соң, “Кояшкай” балалар бакчасы иң яхшы утыз мәгариф учреждениеләре исемлегенә керде һәм грантка лаек булды.
- Откан акча, әлбәттә, балалар бакчасын яңартуга, предметлы үсеш мохитен яхшыртуга тотылачак, - дип уртаклашты Татьяна Николаевна, - гомумән алганда, бездә билгеле бер чыгымнар исемлеге бар.

Сүз уңаеннан, “Кояшкай” район буенча әлеге конкурста катнашкан бердәнбер балалар бакчасы иде. Конкурста барлыгы Татарстан Республикасының 150 мәктәпкәчә учреждениесе катнашты, шуларның 30ы грант отты.

- Әлбәттә, без җиңүебезгә бик тә шатбыз, озак вакыт әзерлектән соң, шундый нәтиҗәгә ирешүебез сөендерә. Зур хезмәт һәм һөнәри чыдамлык күрсәткән укытучыларга һәм бөтен коллективка, шулай ук безгә төрле киңәшләр биргән остазларыбыз - мәгариф бүлегенә зур рәхмәт белдерәм.

Питрәч районында 14 балалар бакчасы бар. Алар ел саен әлеге конкурста катнаша.

Мисал өчен, 2016 елда Ленино-Кокушкиноның “Чишмәкәй” балалар бакчасы җиңде. Ул “Мате: плюс” программасы буенча федераль инновацион мәйданчык булып санала. “Каенкай” балалар бакчасы экологик юнәлешне сайладылар, аларда хәтта мини-лаборатория бар. “Айгөл” балалар бакчасы балаларны авыл хуҗалыгы һөнәрләренә җәлеп итәр өчен “Агрокласс” проектын гамәлгә ашыра, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100