news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчнең Күн авыл җирлеге үзара салым акчасына ике зиратка ут керткән

Рифгать Баһауов үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында сөйләде.

(Казан, 21 ноябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Питрәчнең Күн авыл җирлегендә үзара салым акчасына ике зиратка ут керткәннәр. Бу хакта Татарстанның Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл утырышында Питрәч районы Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов сөйләде.

«Авылның старосталары белән зиратка өстәмә акча җыелды. 500 мең акча, зират эченә ут керттек. Кайбер кеше „ник кертәсез“ ди. Чөнки кыш көне кабер казыганда туң була, кабер казырга перфоратор да алдык. Ике зиратта да ут булгач җайлы», — ди ул.

2014 елдан бирле үзара салым акчасына 5 км га якын таш юл салганнар. Яңа су башнясына яңа насослар куелган, санитар зоналар эшләнгән. Өч авылда 39 фонарь янса, хәзер 235 урам уты куелган. «Багана аралаш куелды. Авылда да шәһәрдәге кебек якты. Өлкән яшьтәге әбиләр кичләрен урамда йөри», — ди Рифгать Баһауов.

Ул 24 ноябрьдә халык җыены булачагын әйтте. Киләсе елда юлларны төзекләндерү, чишмәгә таба юл сузуны планлаштыралар. «Президентыбызга рәхмәт. Эшләрне эшләп бетерәсе бар», — диде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов халык белән эшләүдә кыенлыклар булу-булмавын сорашты. «Халык эшне күргәч, акчаны теләп бирә», — дип җавап бирде Рифгать Баһауов.

Үзара салым программасы халыктан җыелган бер сум акчага дәүләт дүрт сум кушып бирүдән гыйбарәт. Бу акча хисабына торак пунктларда җирле әһәмияткә ия мәсьәләләрне хәл итәләр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100