Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчнең иң яхшы муниципаль хезмәткәре ачыкланды
Питрәч районы финанс-бюджет палатасының керемнәр буенча бүлек башлыгы Эльвира Гайнетдинова лауреат дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләнде.

(Казан, 17 апрель, "Татар-информ", "Алга"). "Икътисад, финанслар һәм муниципаль милек" номинациясендә Питрәч районы финанс-бюджет палатасының керемнәр буенча бүлек башлыгы Эльвира Гайнетдинова лауреат дипломы һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
"Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын яклау, инвестиция эшчәнлеге" номинациясендә район башкарма комитетының икътисад бүлеге башлыгы Илнур Бикчәнтәевка лауреат дипломы һәм акчалата премия тапшырылды.
"Шәһәр муниципаль берәмлегенең иң яхшы авыл җирлеге органы җитәкчесе" номинациясендә районның Кощак авыл җирлеге башлыгы Зөбәйдә Саттарова Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнде.
Республика җирле үзидарә темасын иң яхшы яктырту конкурсында "Иң яхшы телевизион сюжет" номинациясендә "Питрәч " җирле каналы сюжеты иң яхшы дип танылды.
Татарстан Дәүләт Советында "Муниципаль идарә өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр" республика конкурсы лауреатларын һәм массакүләм мәгълүмат чараларында җирле үзидарә темасын иң яхшы яхшыртучы журналистлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз