Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчнең хуҗалык җитәкчеләре 2019 елга планнар турында фикер алышты
Районда атлар, кәҗәләр һәм сарыклар саны арткан.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 2 март, "Татар-информ", "Алга"). Питрәчнең 18 хуҗалык җитәкчесе, зоотехниклар, ветеринария табиблары Колай авылында терлекчелек буенча киңәшмәгә җыелдылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Район башлыгы Илһам Кашапов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ирек Сабиров белән бергә алар агымдагы елның гыйнвар аена йомгак ясадылар, шулай ук 2019 елга планнар турында фикер алыштылар.
2019 елның 1 февраленә мөгезле эре терлекләр саны 10035 баш тәшкил итә. Мисал өчен, кайбер хуҗалыкларның банкротлыкка чыгуы нәтиҗәсендә, аларда баш саны 1336га кимеде, сыерлар саны 3875 тәшкил итте, шуның 3828е – савым сыерлары.Терлекчелекнең башка юнәлешләре буенча уңай динамика күзәтелә – районда 389 ат, 2068 кәҗә һәм сарык, узган ел белән чагыштырганда аларның баш саны арткан.
- Вәзгыятьне уңай якка үзгәртү өчен хәлне контрольдә тотарга кирәк. Моның өчен без юл картасы – һәр хуҗалыкның җентекле планын әзерләдек, - диде Ирек Сабиров.
2019 ел ахырына бер сыердан уртача савым күләмен 5000 килограммга җиткерү планлаштырыла, ә узган ел саны – 4868 килограмм. Шулай ук авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә мөгезле эре терлекләрнең баш санын бер процентка гына булса да арттыру бурычы йөкләнде, алар 10400дән дә ким булмаска тиеш.
Исәпләүләр буенча, ел азагына хуҗалыкларга 3790 бозау өстәләчәк, ә ит җитештерү 1372 тонна тәшкил итәчәк. Шулай ук терлекләрнең тәүлеклек уртача артымы 695 грамм булса, яхшы булыр дип билгеләп үтелә. Тулаем савым узган елгы дәрәҗәдә 21382 тонна булыр дип фаразлана, җитештерүчеләрнең бурычы - продукция күләмен киметмәү.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз