news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчнең "Өченче буын университеты" студентларының кабат укулары башланды

Бу юлы актив пенсионерларның яңа төркеме сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен өйрәнәчәк.

(Питрәч, 14 декабрь, “Татар-информ”, “Алга”, Ольга Шипшова). Питрәчнең "Өченче буын университеты" студентларының кабат укулары башланды. Бу юлы актив пенсионерларның яңа төркеме сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен өйрәнәчәк, дип яза район газетасы. 

Районда "Өченче буын университеты" проекты кысаларында укулар инде беренче тапкыр гына үткәрелми. Аларда пенсионерларны компьютер белән эш итәргә һәм юридик белемгә өйрәттеләр. Бу юлы "университет"та егерме студент-пенсионер сәламәт яшәү рәвешенә өйрәнәчәкләр.

- Әлеге программа буенча, безнең пенсионерлар 72 сәгать дәвамында шөгыльләнәчәкләр, аларның 60 сәгате - гамәли дәресләр. Алар яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге ярдәмендә үтәчәкләр, - диде район РФ Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Искәндәр Әхмәтҗанов. Бу проект пенсионерларга үз-үзенә ышанырга һәм үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә.

- Безнең яшьтә, һичшиксез, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк, - ди "студентлар"ның берсе, инде унбер ел пенсиядә булган Рәзинә Алимбекова. Пенсиягә кадәр ул, Мөршидә Зарипова кебек үк, төзелештә эшләгән:

- Бу тема минем өчен бик кызыклы, безгә дөрес туклану турында сөйләрләр дип өметләнәм, - ди ул. Элегрәк без яшь идек, һәм һәрвакыт эш белән мәшгуль булдык. Ә хәзер үз-үзем белән шөгыльләнергә вакыт табылды. Шуңа күрә, безгә Пенсия фондыннан мондый мөмкинлек турында хәбәр иткәннән соң, мин иптәш кызларым белән барырга карар иттем.

Әлеге курсны пенсия яшенә җиткән, сәламәтлек торышы буенча чикләнүләре булмаган һәрбер питрәчле үтә ала, диелгән район хәбәрләрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100