news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчнең бер хуҗалыгында бөртекле культуралар уңышының яртысы җыеп алынган

Бөртекле культураларның чәчү мәйданы 800 гектар тәшкил итә.

Питрәчнең бер хуҗалыгында бөртекле культуралар уңышының яртысы җыеп алынган

(Питрәч, 2 сентябрь, "Татар-информ", "Алга", Илшат Гайсаров). Питрәчнең "Макс-Ойл” ҖЧҖ - зур булмаган хуҗалык, монда нигездә терлекчелек белән шөгыльләнәләр. Бөртекле культураларның чәчү мәйданы 800 гектар тәшкил итә. Шуның нәкъ яртысы уҗым культуралары, аларны суктыру төгәлләнгән инде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

- Безнең Татар Казысы басуларында нибары өч комбайн эшли, - дип сөйләде хуҗалык идарәчесе Рәфыйк Мөхәммәдиев, - Бүгенге көндә гомуми мәйданның 80 проценттан артыгын җыеп алдык. Эш яхшы дәрәҗәдә оештырылган. 

Уҗым культуралары чәчү дә якынлаша, быел ул 350 гектар тәшкил итәчәк, механизатор Сәет Хәбибуллин МТЗ-1221 тракторында СЗ-5,4 чәчкеч агрегаты белән көнгә 40-45 гектарда чәчә. Фәнис Сабиров туңга сөрүдә тырышып эшли.

Шул ук вакытта азык әзерләү турында да онытмыйбыз, бездә барлыгы 500 мөгезле эре терлек бар, алар һәрвакыт тук булсын, мул сөт бирсен өчен терлек азыгын запас белән әзерлибез. Хәзер салам тюклыйбыз, Зөлфәт Вәлиев пресс-җыйгычта эшли, ул көнгә 150шәр тюк ясарга өлгерә.

Шулай ук икенче кат печәнне дә җыябыз. Хуҗалыкта эшләр начар бармый, барына да тәҗрибәле, үз эшен яхшы белүче, тырыш кешеләр ярдәме белән ирешелә.

Районда бөртекле культуралар 27918 гектар мәйданны били, бүгенге көнгә 19272 гектар суктырылган. Гектардан уртача уңыш чыгышы - 24,3 центнер. “Алан” ҖЧҖ һәм Булатов Р.Р. КФХда ашлык суктыру тәмамланган, “Макс-Ойл” ҖЧҖда – 85 процент, Муллагалиев А.Р. КФХда – 80 процент, “Ак барс-Питрәч” ҖЧҖда – 65 процент, “Рацин-Шәле” ҖЧҖда 64 процент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100