news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Питрәчнең армспорт буенча командасы Түбән Камадан кубок белән кайткан
Түбән Камада армспорт буенча юниорлар арасында беренчелек һәм олылар арасында Татарстан чемпионаты уздырылды.
Скопировать ссылку
(Казан, 12 ноябрь, "Татар-информ", "Алга", Илшат Гайсаров). Түбән Камада армспорт буенча юниорлар арасында беренчелек һәм олылар арасында Татарстан чемпионаты үтте. Район тарихында беренче тапкыр Питрәч спортчылары юниорлар арасында гомумкоманда исәбендә беренче урын алды. Бу хакта "Алга" газетасы хәбәр итә.
фото: pestrecy-rt.ru
Үз үлчәү категорияләрендә Антон Фирсов, Рияз Баһаутдинов, Илгиз Нәфыйков республика чемпионнары булды. Илдан Сафин, Әлфис Әхмәтов, Влада Меташоп икенче урын яулады. Команданың тренеры - Россиянең атказанган спорт мастеры, атказанган тренер Сергей Блохин.
Сергей өченче тапкыр ир-атлар арасында республика чемпионы булды, җиде тапкыр дөнья чемпионы Артур Макаров үз үлчәү категориясендә пьедесталның югары баскычына күтәрелде. Безнең юниор Илгиз Нәфыйков та беренче урын яулады. Рияз Баһаутдинов һәм Марат Зарипов - икенче, Антон Фирсов өченче урында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot