Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчлелеләр үзмәшгульлек программасында катнашу өчен бизнес-планнарын тәкъдим иттеләр
Теләсә нинди, хәтта иң кечкенә бизнеска да акча кертергә кирәк.
( Питрәч районы, 7 апрель, "Татар-информ", "Алга", Ольга Шипшова). Питрәчлелеләр үзмәшгульлек программасында катнашу өчен бизнес-планнарын тәкъдим иттеләр
Бүгенге көндә кешегә үз-үзен тәэмин итүгә һәм хәтта үз бизнесына башка эшсез кешеләрне җәлеп итүгә ирек бирә торган эшчәнлек формаларына зур игътибар бирелә. Үзмәшгульлек программасы яңа эшне формалаштыруда һәм үстерүдә нәкъ шундый вариантны күз алдында тота да инде. Ул кешегә шәхси керем чыганагы булдырырга ярдәм итә һәм аңа үз-үзен ниндидер өлкәдә сынап карау мөмкинлеген тәкъдим итә, дип яза җирле басма.
- Программа Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла, эшсез һәм үз-үзләрен эш белән тәэмин итәргә теләгән кешеләрне хуплау өчен республика бюджетыннан акча бүленеп бирелә. Алар тестирование үтә, бизнес-план әзерли һәм, әгәр экспертлар комиссиясе әлеге план буенча уңай карар кабул итсә, алар инде индивидуаль эшмәкәрләр кебек теркәлә, һәм без аларга бизнесларын хуплау һәм үстерү өчен 117600 сум күләмдә акча бүлеп бирәбез, - ди район халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Ләйлә Гаязова.
Теләсә нинди, хәтта иң кечкенә бизнеска да акча кертергә кирәк. Монда кешеләр үз эшенә дәүләт акчаларын да, үзләренекен дә кертә. Шуңа күрә барысын да төгәл санап чыгару кирәк. Ә бизнес-план ул - бу эшнең тормышчан булуын исбатлый. Шушы көннәрдә махсус район комиссиясе үзмәшгульлек программасында катнашуга теләк белдергән берничә эшмәкәрнең бизнес-планын карады.
Аларның берсе - Богородсктан Эльза Сәгыйрова. Декрет ялында булганда, Эльза гадәти булмаган курчаклар ясый башлаган. Аларның үзенчәлеге шунда - курчаклар мөселман киемнәре - хиҗаб киеп йөриләр һәм "әни" сүзен генә кабатлап калмыйлар, хәтта Коръән сурәләрен дә беләләр.
- Әлеге продуктны булдыруга мине Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның татар халкы мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуга чакыруы илһамландырды. Татар халкы милли киемнәрен киеп йөри һәм татар теленә өйрәтә ала торган курчаклар турында хыялланам, - ди Эльза.
Программада катнашуга теләк белдерткән икенче претендент - Питрәчтән Рөстәм Хәмиев кыяр үстерә. Бер квадрат метрдан ике катлы пленка белән капланган теплицада ул әлегә дүрт килограмм табигый, экологик чиста кыяр ала.
- Әгәр дәүләт ярдәмен алып булса, аны теплицаны киңәйтүгә һәм аңа ут кертүгә тотарга планлаштырам, - ди Рөстәм Хәмиев.
Ленино-Кокушкинодан Руслан Гаранин эретеп ябыштыру эшләре белән шөгыльләнергә тели, моның өчен аның белеме һәм тәҗрибәсе бар, ул коймалар, теплицалар эшләргә һәм машина кузовларын ремонтларга планлаштыра.
Аның авылдашы Елена Ганиева чәчтарашханә ачарга тели. Бүлмә инде бар, анда косметик ремонт үткәрергә, кирәкле җиһазлар сатып алырга һәм аларны урнаштырырга кирәк.
Экспертлар комиссиясе нәкъ тә шушы проектларны хуплады. Сүз уңаеннан, субсидия алганнан соң, эшсез кеше акчаны максатчан куллануга җаваплылык тота, ә аның эшчәнлеге катгый контрольдә тора, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз