Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчлеләрне ирекле дактилоскопиягә чакыралар
Ирекле дактилоскопик теркәлүне Россия Эчке Эшләр Министрлыгының Питрәч районы бүлегендә үтәргә була.
(Питрәч, 10 февраль, "Татар-информ", "Алга"). Питрәчлеләрне ирекле дактилоскопиягә чакыралар, дип яза районның "Алга" газетасы.
Бармак эзләре – кешене танып алуның иң төгәл ысулларының берсе. Законны бозган кешеләр өчен бу процедура мәҗбүри. Ә калганнар өчен – ирекле һәм хәтта файдалы.
Тормышта теге яки бу яктан бәла-каза, якыннарны, документларны югалту һәм хәтта шәхесне танып алу белән бәйле төрле авыр ситуацияләр була. Нәкъ тә шушы сорауларны хәл итәр өчен гражданнарның үзләре өчен мөһим һәм бары тик аларның кызыксынуында эшләнә торган ирекле дактилоскопик теркәлү ярдәм итәчәк.
Заманча шартларда, әлеге процедураны узган һәрбер кешегә, кирәк булган вакытта шәхесне ачыклау гарантияләнгән. Кеше үзе турында берәр нинди мәгълүмат бирә алу халәтендә булмаса, дактилоскопия туганнарына югалган кешене табарга ярдәм итәчәк. Дактилоскопик мәгълүмат – кешенең кул бармаклары эзенең төзелеш үзенчәлекләре турындагы мәгълүмат, ул туганнан алып индивидуаль, кабатлаусыз һәм үзгәрүсез.
Ирекле дактилоскопик теркәлү процедурасы сәламәтлек өчен бернинди куркыныч та янамый һәм күп вакыт таләп итми. Ул мөрәҗәгать итү көнендә эшләнә, бары тик гариза гына язарга кирәк. Моның өчен паспорт, 14 яшькә җитмәгән затлар өчен туу турындагы таныклык, опека һәм тәрбиягә алыну турындагы документ кирәк.
Ирекле дактилоскопик теркәлүне Россия Эчке Эшләр Министрлыгының Питрәч районы бүлегендә үтәргә була, диелә район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз