Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчлеләрне авылны төзекләндерү мәсьәләсе борчый
Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров һәм җиденче чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Иршат Минкин гражданнар кабул итте.
(Питрәч, 7 октябрь, «Татар-информ», «Алга», Елена Зарипова). Питрәчтә “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе кабул итү бүлмәсендә район башлыгы Эдуард Дияров һәм җиденче чакырылыш РФ Федераль җыены Дәүләт Думасы депутаты Иршат Минкин гражданнар кабул итте. Бу көнне кабул итүгә уннан артык кеше килде, дип яза җирле басма.
Һәрвакыттагыча, питрәчлеләрне төрле мәсьәләләр борчый – торак белән тәэмин итү, газ кертү, авылларны төзекләндерү һәм башкалар. Мәсәлән, Иске Шигали авылының Урман урамында яшәүче үз урамнарындагы юлларны кеше үтеп йөри алырлык һәм якты булуын тели, чөнки анда юл да юк, яктылык та үткәрелмәгән.
– Яңгыр явып үтте исә, юлдан үтеп йөрерлек түгел. Кичектереп булмаслык хәлләр килеп чыкса, безгә беркем дә килеп җитә алмый. “Ашыгыч ярдәм” машинасы урам башына кадәр генә килә, анна соң медицина хезмәткәрләре җәяү барырга мәҗбүр була. Моннан тыш, урамнаррда ут юк, ә хәзер бик иртә караңгы төшә бит, – диде авылда яшәүче Эльдар Янборисов. – Без проблемаларны хәл итүдә үзебез дә катнашырга әзер, әмма безгә ярдәм кирәк.
Аларга бу проблемаларны хәл итү юлларын да әйтеп күрсәттеләр – үзара салым программасыннан файдаланырга кирәк, ул киләсе елда да безнең район җирлекләрендә эшләячәк.
– Сезгә авыл кешеләре белән референдум алдыннан бергә җыелырга кирәк, нинди максатлар өчен күпме средстволар җыярга кирәклеген исәпләргә, ә аннан соң үз өлешегезне кертергә кирәк булачак, – дип билгеләп үтте Эдуард Дияров. – Шулай итеп, ике ел рәттн районның күп кенә авылларында юллар төзекләндерелә, урамга яктылык үткәрелә, һәм башка файдалы эшләр башкарыла.
Осиново бистәсендә яшәүче бер хатын-кыз иҗтимагый мәсьәлә белән килгән. Ул күп кенә кешеләргә Питрәчкә кадәр төшеп җитүнең кыен булуын искә төшерде, мәсәлән, балаларны белем бирү учреждениеләренә алып бару, район үзәк хастаханәсенә һәм башка оешмаларга бару.
Кызганыч, бу мәсьәләне район дәрәҗәсендә генә хәл итү мөмкин түгел, шулай да, питрәчлегә әлеге тема буенча сүз алып барачакларына ышандырдылар. Шунысы шикләндерә, мондый рейсның табышлы булмавы бар, чөнки бик күп кешенең шәхси техникасы бар бит.
Мишанин урамында яшәүче парковка һәм тротуарларны (анда әле эшләр дәвам итә) төзекләндерүгә төзәтмәләр кертергә кирәклеген әйтте. Хәзер яңа асфальттан куып йөрергә яратучылар өчен чикләүләр куярга кирәк, агачларны кискәннән соң бушап калган территорияләр өчен дә борчыла питрәчле. Әлеге мәсьәләне хәл итүгә “Питрәч” идарәче компаниясе җитәкчесе Энсар Сафьяновны җәлеп иткәннәр. Ул Мишанин урамында булуын һәм халык әйткәннәрне игътибарга алыначагын әйтте.
Мондый очрашулар өчен традицион булган сораулар да булды – газлаштыру, җир участоклары һәм башкалар. Район башлыгы һәм Дәүләт Думасы депутат кабул итүгә килгән һәр кешене игътибар белән тыңлады һәм киңәшләр бирде, район хезмәтләре җитәкчеләренә мөрәҗәгать итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз