news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчлеләр үз эшләрен үстерү өчен министрлыктан грантлар алды

Грант акчалары авыл хуҗалыгы бизнесы ачуга һәм үстерүгә тотылачак.

(Питрәч, 5 июль, "Татар-информ", "Алга", Елена Зарипова). Лаешта узган “Татарстанда кыр көне” күргәзмәсендә өч питрәчле ТР премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов кулыннан грантлар алды, дип яза район газетасы.

Күннән Рәүф Ахунов, Надеждинодан Альбина Сабитова, Карповкадан Артур Гыйбадуллин грант акчаларын үзләренең авыл хуҗалыгы бизнесларын ачуга һәм үстерүгә тотачаклар. Алар төрле юнәлештә булачак – гаилә фермалары төзү, терлекләр, теплица, сыер абзарлары җайланмалары сатып алу.

Мондый төр ярдәм эшмәкәрләргә үсеш алу өчен, эшләрен киңәйтү, кирәкле җайланмалар һәм терлекләр сатып алу өчен күп мөмкинлекләр бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100