news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчлеләр Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Сабантуй бәйрәмендә катнашты

Питрәч делегациясе составына шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре һәм спортчылар кергән иде.

Питрәчлеләр Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Сабантуй бәйрәмендә катнашты

(Питрәч, 2 июль, "Татар-информ", "Алга", Ләйсән Мифтахова).  Питрәчлеләр Европаның иң зур татар авылында - Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Сабантуй бәйрәмендә катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
 
Район делегациясен башкарма комитет җитәкчесе Альберт Хәбибуллин җитәкләде.

15 ел дәвамында питрәчлеләр бу бәйрәмнең кунаклары булалар һәм Татарстан Республикасын тәкъдим итәләр. Бу вакыт эчендә Урта Әләзән авылы җитәкчелеге һәм Питрәч районы арасында ныклы дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Быел Сабантуйда Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцев булды.

Питрәч делегациясе составына шулай ук авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре һәм спортчылар кергән иде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot