news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчлеләр "Форпост"ның язгы җыеннарында катнашты

Анда Питрәчне Дементьев исемендәге Казан авиацион-техник көллият филиалы отряды тәкъдим итте.

(Питрәч, 25 апрель, "Татар-информ", "Алга", Елена Зарипова). Форпост” яшьләр хокук саклау хәрәкәте студентлар берләшмәләре өчен ел саен үткәрелә торган язгы җыеннар Биектау районының “Байтик” лагерендә узды. Анда  Питрәчне Дементьев исемендәге Казан авиацион-техник көллият филиалы отряды тәкъдим итте, дип яза район газетасы.

Программада хәзерге заманда һәркем өчен кирәкле булган эмоциональ халәтне көйләү, иҗади потенциаль үсеше профилактикасы буенча тренинглар булды. Җыеннарда катнашучылар өчен лекцияләр һәм интерактив дәресләр үткәрделәр, алар тоталитар секталарга, деструктив төркемнәргә каршы көрәшкә, радикализм һәм экстремизм профилактикасына юнәлдерелде. Студентлар белән Татарстан Республикасы прокуратурасы белгечләре, Казанның уку йортлары укытучылары, “Ышаныч” республика үзәге психологлары эшләде.”Форпост” республика җәмәгать тәртибен саклау үзәге” директоры Андрей Рыков экстремизм профилактикасында һәм социаль челтәрләрдә уңай контент булдыруда җәмәгатьчелекнең, “Форпост” берләшмәләренең зур һәм мөһим ролен билгеләп үтте. Форпостчылар җыеннар вакытында бик нык дуслашты һәм берләште, яңа дуслар тапты, файдалы күнекмәләр эшләде, ә хәзер яшьләр хокук саклау хәрәкәте әгъзалары өчен республика спартакиадасына әзерләнә башладылар.

– Мин яшьләр хокук саклау хәрәкәтенең республика чараларында беренче тапкыр гына катнашмыйм. Бу җыеннар миңа бигрәк тә ошады һәм ул минем хәтеремдә озак сакланыр, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты сменада катнашучы Анастасия Рябова. – Оперотряд бик яхшы эшләде, ул безне строевой әзерлек серләренә төшендерде. Кичке чаралар һәм кызыклы лекцияләр бик ошады, бигрәк тә чын шартлатулар һәм тотыкларны кулга алу белән квест-уен истә калды. Безнең Питрәч делегациясе төрле взводларда булса да, без һәрвакыт бергә булдык, һәм бер-беребезгә булыштык, барлык җыеннарда актив катнаштык. Мин җәен “Коркачык” бистәсендә “Форпост” профиль сменасында катнашырга телим. Форпостчылар өчен республика чараларында катнашып, яңа дуслар белән очрашуга бик шат булачакмын.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100