news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчлеләр Европаның иң зур татар авылында Сабан туенда катнашты

Питрәч делегациясе составындагы көрәшчеләр Рүзәл Нурмөхәммәтов һәм Рөстәм Сабиров үз үлчәү категорияләрендә призерлар булды.

Питрәчлеләр Европаның иң зур татар авылында Сабан туенда катнашты

(Казан, 5 июль, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч районы вәкилләре 16 ел Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында  Сабантуй бәйрәме кунаклары булалар һәм Татарстанны тәкъдим итәләр. Делегацияне район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Хәбибуллин җитәкләде.  Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Бу вакыт эчендә Городище районы, Урта Әләзән авылы һәм Питрәч районы җитәкчелеге арасында ныклы дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Без бу дуслыкның кадерен беләбез. Пенза өлкәсеннән килгән кунакларны Питрәч Сабан туенда күрергә һәрвакыт шатбыз", - дип билгеләп үтте Альберт Хәбибуллин сәламләү чыгышында.

Альберт Хәбибуллин бәйрәмгә килгән Пенза өлкәсе губернаторы Иван Белозерцевка бүләккә Коръән тапшырды. Шулай ук ул республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау сүзләрен җиткерде.

Җирле халык безнең артистларны - мәдәният бүлеге хезмәткәрләрен аеруча зур куаныч белән каршы алды. Фәнил Мисалов, Илнур Хәлимов, Ирек Әхмәтшин һәм "Сәяр" халык вокал ансамбле аларны татар телендә җырлар белән сөендерделәр.

Монда республика данын яклаган спортчылар да аерылып торды. Милли көрәштә Татарстан спортчысы Фирдүс Зәйнуллин абсолют батыр булды. Питрәч делегациясе составындагы көрәшчеләр Рүзәл Нурмөхәммәтов һәм Рөстәм Сабиров үз үлчәү категорияләрендә призерлар булды. 

Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылы Европаның иң зур татар авылы булып санала. Бүгенге көндә анда 10 меңнән артык татар яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100