news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчлеләр Чистайдагы картлар интернат-йортында гомер итүче якташларының хәлен белде

Гомер көзенә җиткән чүпрәлеләрнең кече ватаннары, кемнәр белән эшләгәннәре турында хәтер йомгаклары сүтелеп, күңелләре йомшарды.

(Чистай, 30 сентябрь, “Татар-информ”, “Чистопольские известия”, Гөлнур Садыйкова). Питрәч районы социаль яклау бүлеге һәм Ветераннар советы җитәкчелеге хәзерге вакытта Чистайдагы “Юлдаш” картлар һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче якташлары белән очрашу уздырды. Бу хакта бүген “Чистопольские известия” газетасыннан хәбәр алынды.

Рания Фазуллина, Любовь һәм Валентина Богановалар, Дмитрий Матвеев һәм Николай Суворовны көтеп алынган кунаклар Питрәч районы башлыгы исеменнән Өлкәннәр көне белән котладылар. Гомер көзенә җиткән чүпрәлеләрнең кече ватаннары, кемнәр белән эшләгәннәре турында хәтер йомгаклары сүтелеп, күңелләре йомшарды. Өлкәннәрнең шушы очрашуга ихлас шатланып, йөрәк түрендәге кадерле урыннарга кайтып килгәндәй булдылар. Аларны үз районнарында онытмауларына рәхмәт әйтеп, олыгайгач игътибарның кыйммәт йөрүен белдерделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100