news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчлеләр бакчачылар бәйрәмендә катнаштылар

«Казан» агросәнәгать паркы территориясендә "Бакча" Татарстан Республикасы бакчачылары бәйрәме узды

(Казан, 20 сентябрь, «Татар-информ», "Алга"). «Казан» агросәнәгать паркы территориясендә "Бакча" Татарстан Республикасы бакчачылары бәйрәме узды. Анда питрәчлеләр дә катнашты, дип яза җирле басма.

Фестиваль программасында Татарстан Республикасының әйдәп баручы бакчачылык ширкәтләре продукцияләре күргәзмәсе, лекторийлар һәм бакчачылык клубларыннан мастер-класслар, бакча кирәк-яраклары ярминкәсе, техника, үрентеләр, күңел ачу программасы булды.

Бәйрәмдә безнең район бакчачылары да үз продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Делегацияне район башлыгы Илһам Кашапов җитәкләде. 

Күргәзмә-фестивальне оештыру һәм үткәрүдә актив катнашканы һәм Татарстан Республикасы бакчачылык тармаган үстерүгә зур өлеш керткәне өчен район Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot