news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчлеләр бүген үк кырга чыгарга әзер

Техника әзерлеген ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖ вәкилләре белән берлектә район комиссиясе тикшерде.

(Питрәч районы, 9 июнь, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Бүген Питрәч районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә, техника да азык культураларын җыеп алырга кырга чыгарга тулысынча әзер. Барысы да һава шартларының яхшыруын гына көтә. Бу сезон үзенчәлекле булуга да карамастан, вакыт көтми. Районның дүрт авыл хуҗалыгының азык җыйгыч техникасы әзерлек сафына тезеп куелды. Аны ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖ вәкилләре белән берлектә район комиссиясе кабул итте.

Комиссия беренче булып “Рацин-Шәле” ҖЧҖкә тукталды. Мондагы хезмәтчәннәрнең кәефләре яхшы. Техника тәртиптә, һәр адым ныклап уйланылган. Аларның эшкә керешкәнне түземсезлек белән көткәне күренеп тора.

– Бездә 18 техника әзерлек сафына куелды, 2500 гектарда азык культуралары җыеп аласы була, – диде хуҗалыкның баш инженеры Ислам Гайнетдинов. – Язгы-кыр эшләре уңышлы тәмамланды, хәзер алдагы этапны зур әзерлек белән көтәбез. Ышанычлы техника да, запчастьлар да, ягулык-майлау материаллары да бар, бездә коллектив та бердәм, тәҗрибәле. Без инде иртәгә үк кырга чыгарга әзер. Механизаторлар һәм шоферлар техникаларын һәм аларның сынатмаячакларын яхшы белә.

– Мин монда, Шәледә 41 ел эшлим. 1982 елдан бирле бер тракторда эшлим. Аның күптәнге булуына да карамастан, ул яхшы эшли, әгәр карап, рәтләп торсаң тагын озак еллар эшләячәк әле, – диде Мансур Сәлахов. – Мин аңа күптән ияләштем, андагы бар нәрсә миңа яхшы таныш. Тизрәк эшкә генә керешәсе иде. Бәлки көннәр тиздән яхшырыр.

- Мин монда 2010 елда Чытыдан килдем, - дип аңлата Илшат Мөхәммәтгалиев. – Әлеге эштә инде 18 ел . Төрле техникаларда эшләдем, тракторда да, башка агрегатларда да. Быел сезон гади булмады, шулай да барысын да уңышлы гына башкарып чыгарбыз дип уйлыйм.
Хәзер барлык хуҗалыкта да әзерлек шундый югары дәрәҗәдә.
– Тракторлар язгы кыр эшләре алдыннан техтикшерү үтте, хуҗалыкларда азык җыеп алу техникасын да карадык, әзерлек 98 процент тирәсе, кайбер җитешсезлекләрне генә рәтләп бетерәсе калды, – дип билгеләп үтте район буенча баш дәүләт инженер–инспекторы Валерий Максимов. – Бер дә замечаниеләрсез генә булмый. Барлык пунктларны тикшерәбез бит, документлардан алып аптечкаларга, янгын сүндергечләргә, барлык вак-төяк нәрсәләргә кадәр.

Бу көнне комиссия шулай ук тагын берничә предприятиедә – “Газовик” ҖЧҖ, “Ак Барс Питрәч”” ҖЧҖдә булды.

Әлбәттә, һава температурасының түбән булуы һәм яңгырлар явып тору нәтиҗәсендә күпьеллык үләннәр үсеп өлгермәде. Вакыт үтә, киләсе кышка азык әзерләргә керешергә вакыт.

– Башка районнарда да шундый ук хәл, – дип билгеләп үтте ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек тармаклары үсеше бүлеге вәкиле Вәсим Зиннәтуллин. – Шулай да сенажга үләннең беренче катын чабарга керешергә кирәк.

– Көтүдән мәгънә юк, киләсе атнадан тупас һәм сусыл азык өчен беренче катны җыеп алуга керешәчәкбез, – диде район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ирек Сабиров. – Беренче кат чабып алуда үлән начаррак булганлыктан, без азык культуралары мәйданнарын арттырырга булдык, чиста пар җирләрне файдаландык, техник культуралар мәйданнарын киметтек. Быел һава шартларына бәйле рәвештә ашлыкка кукуруздан югары уңышлар алып булмаячак, шуңа күрә аның күп өлеше силоска китәчәк. Узган ел белән чагыштырганда, сүз уңаеннан, хәзер бездә кукуруз күп мәйдан биләп тора – 6500 гектар (узган ел 4500 гектар иде). Ә менә бөртеклеләр уңышы өчен мондый һава шартлары яхшы, шулай булгач, мул уңыш алуга өмет бар. 

Быел Питрәч районында азык культуралары 16 мең гектар җир били, шулардан 10 мең гектарында – күпьеллык үләннәр, калган мәйданнарда – берьеллык үләннәр, катнаш азык һәм силоска кукуруз. Районда терлек азыгы әзерләүгә 16 азык җыеп алу комбайны, 7 үзйөрешле чапкыч, 40ка якын пресс-җыйгыч, шулай ук 35 чапкыч һәм төрле төрдәге 38 печән әйләндергеч җәлеп ителәчәк, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100