Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчлеләр Артур һәм Сергей – Татарстан чемпионнары
Чистайда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында армспорт буенча Татарстан чемпионаты булып узды.
(Питрәч, 21 октябрь, “Татар-информ”, “Алга”, Илшат Гайсаров). Чистайда ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында армспорт буенча Татарстан чемпионаты булып узды. Безнең район җыелма командасы (тренер Сергей Блохин) гомуми команда зачетында, бары тик шәһәр командаларын гына уздырып, дүртенче урынны алды, дип яза җирле басма.
Беренче урында Чистай, икенчедә – Түбән Кама, һәм өченчедә – Яр Чаллы.
Республика җиңүчеләре булып, үз авырлык категорияләрендә Артур Макаров (ул шулай ук ярышларның абсолют чемпионы) һәм Сергей Блохин саналды.
Сергей инде ун ел дәвамында ярышларда катнашмаган һәм менә шундый уңышка ирешкән.
Исегезгә төшерәбез, ул ике тапкыр дөнья чемпионы булды.
Тагын бер питрәчле Антон Фирсов өченче урын алып, Чистайдан бронза медаль белән кайтты. Дмитрий Дудкинга призлы урынга эләгер өчен аз гына калды, ул дүртенче булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз