news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчле республика премиясе белән бүләкләнде

Казанда “Корстон”да “Безнең заман геройлары” еллык республика премиясе белән бүләкләү тантанасы үтте.

(Питрәч, 30 декабрь, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Казанда “Корстон”да “Безнең заман геройлары” еллык республика премиясе белән бүләкләү тантанасы үтте. Бүләкләнүчеләр арасында питрәчле Владимир Додосов та бар иде, дип яза җирле басма.

Быел җәен райгазның авария газ хезмәте диспетчеры Владимир Додосов Мишәдә балык тоткан вакытта, аның күз алдында гадәттән тыш хәл була. Алты яшьлек абыйлы-сеңелле ике бала су буенда уйныйлар, ә аннары суга керәләр. Ир-ат алар өчен борчыла башлый. Җиде яшьлек кыз әтисе буларак, ул балаларның нинди шук булганнарын белә, шуңа күрә аларны күзәтеп тора. Ә күпмедер вакыттан соң, куркулы тавыш ишетеп ала, һәм кызның суга батканын күрә. Ул шунда ук бала артыннан суга сикерә. Кыз йә су астына китә, йә күренеп ала. Берничә минуттан соң, ул кызны табып ала һәм ярга алып чыга.

"Безнең заман геройлары" проекты 2013 елдан бирле гамәлдә. Бүгенге көндә ул ел саен бирелә торган республика премиясенә әверелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot