Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчкә азык-төлек җыелмаларының беренче партиясе төялгән фура килде
Питрәчлеләр «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» акциясе кысаларында азык-төлек җыелмалары ала башлады.
(Казан, 5 май, «Татар-информ»). Питрәч районы үзәгенә, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!»акциясе кысаларында, беренче партия азык-төлек җыелмалары төялгән фура килде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтеләчәк. Бу хакта «Алга» газетасы яза.
Автопоездны район башлыгы Илһам Кашапов каршы алды. Ул мондый җыелмаларны алты категориягә кергән кешеләр алачагын сөйләде. Барлыгы 643 азык-төлек җыелмасы килгән.
Авылларда яшәүчеләргә азык-төлек җыелмалары тапшырыла башлады инде. Адресатларга аларны волонтерлар һәм җирлек башлыклары тарата. Ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең һәркайсына азык-төлек җыелмасы дүрт тапкыр биреләчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз