news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч йолдызчыклары Кара диңгез яр буенда ял иттеләр

Быел алар "Созвездие-2018" республика фестивале финалында беренче дәрәҗә лауреат булдылар.

(Казан, 2 август, “Татар-информ”, "Алга"). "Пластилин" хореография студиясендә шөгыльләнүчеләр ел саен "Созвездие - Йолдызлык" фестивалендә катнашалар. "Пластилин" - район чараларында гына түгел, республика һәм хәтта халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә даими катнаша, дип яза район газетасы. 

Студиядә дүрт яшь категориясендә: өлкән (12-14 яшь), урта (7-10 яшь) һәм ике кече төркемдә (5-7 яшь һәм 3-5 яшь) йөзгә якын малай һәм кыз шөгыльләнә. Сәхнәдә исә күбрәк өлкән төркем чыгыш ясый. Биюләрне сәхнәгә куюдан башлап костюмнарга кадәр әлеге массакүләм иҗади процессны студия җитәкчесе Ирина Моисеева оештыра.

Быел алар "Созвездие-2018" республика фестивале финалында беренче дәрәҗә лауреат булдылар. Ә күптән түгел алар Кырымда Казакевич исемендәге савыктыру лагерь-пансионатында Кара диңгез яр буенда ял итеп кайттылар. Бу унсигез көн буе диңгездә, эссе кояш астында кызыклы экскурсияләр, дәртле концертлар һәм, әлбәттә, бөтен Россиядән килгән яшь һәм талантлы артистлар белән аралашу дигән сүз. Яшь йолдызчыкларның уңай хис-тойгылар алуларында һәм канәгать калуларында шикләнергә кирәкме икән? Үткән ялдан әле хәзер дә хис-тойгылар кичергән кызлар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.

- "Пластилин" безнең өчен күптәннән икенче гаилә булды, - ди өлкән төркем тәрбияләнүчесе Эльвира Галимуллина. - Һәм бу гаилә белән мондый искиткеч җирдә ял итү бик күңелле булды. Бу вакыйгаларга бай көннәр иде, безнең күңелсезләнеп утырырга вакытыбыз булмады. Без чыгыш ясарга өлгергән концертларны, шул исәптән, данлыклы "Артек" балалар лагере сәхнәсендә чыгыш ясаганыбызны, "Карлыгач оясы"на ясаган экскурсияне, тулаем алганда, бу ялны беркайчан да онытмаячакмын.

- Без биш концертта чыгыш ясарга өлгердек, әмма мин аларның берсен дә аерып әйтә алмыйм, чөнки биш төрле сәхнә, биш төрле чыгыш иде бу, аларның һәркайсы үзенчәлекле, - диде өлкән төркемдә тәрбияләнүче Анастасия Потеряхина. - Ә мине кешеләр илһамландырды. Ял иткән вакытта позитив, аралашучан һәм талантлы балалар белән аралашу безне бик сөендерде.

Бу ял балаларны яңа иҗади идеяләр белән баетыр һәм алар безне алга таба да үзенчәлекле чыгышлары белән шатландырыр дип өметләнәбез,диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100