Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәч спорт мәктәбе укучысы Төркиядә дөнья чемпионы кубогы һәм билбавы алган
24 яшьлек Артур җиде тапкыр дөнья чемпионы булды.
(Казан, 24 ноябрь, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч спорт мәктәбе укучысы Артур Макаров Төркиядән дөнья чемпионы кубогы һәм билбавы алып кайтты. 70 килограмм авырлык категориясендә 21 армрестлингчы катнашты, алар арасында Артур иң көчлесе булып танылды.
Ярышларда 45 илдән 1200дән артык иң көчле спортчы катнашкан.
Артур Казан энергетика университетына укырга кергәч, тренажер залына йөри, спорт белән шөгыльләнә башлый. Аңа армрестлинг буенча ярышларда катнашырга тәкъдим итәләр, анда ул беренче урынны ала. Шунда ул булачак тренеры Сергей Блохин белән таныша. Һәм 18 яшендә беренче тапкыр дөнья чемпионы була.
Анталиядә (Төркия) узган армрестлинг буенча дөнья чемпионатына әзерлек өч айдан артык дәвам иткән. Һәр кич спортчы тренажер залына килә һәм тренер күзәтүе астында өчәр сәгать шөгыльләнә. Ә көндез ул эштә. Артур – Питрәч электрчелтәрләре контролеры. Аның вакытының күп өлешен профессиональ эшчәнлеге алып тора.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз