news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районының Яңа Шигали авылы мәчетенә ярымай куйдылар

Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчет рәсми төстә бу елның 1 апрелендә, Рамазан ае алдыннан ачылачак.

Питрәч районының Яңа Шигали авылы мәчетенә ярымай куйдылар
Салават Камалетдинов

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Бүген Питрәч районының Яңа Шигали авылында төзелгән Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчеткә ярымай куйдылар. Мәчет «Царево Village» торак комплексы янәшәсендә урнашкан. 

Манарага ай урнаштыру тантанасына Яңа Шигали авылы җирлеге җитәкчелеге, мөфтият, подрядчы оешма вәкилләре, биредә яшәүчеләр килде. Ярымайны кран белән урнаштырган арада халык тәкбир әйтте.

Яңа мәчетнең имам-хатыйбы итеп моңа кадәр Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге баш белгече булып эшләгән 27 яшьлек Данис хәзрәт Баһаветдинов билгеләнгән.

«Мәчет төзелеше 2020 елның сентябрь аенда башланды. Ачылышка кадәр, ин шә Аллаһ, бер ай ярым вакыт калып бара. Эчке эшләр калды. Башыннан ахырына кадәр халык ярдәме белән төзедек, бернинди генераль спонсорлар булмады», — дип сөйләде яшь имам-хатыйб «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Данис хәзрәт Баһаветдинов сүзләренчә, әлеге мәчетне рәсми рәвештә Изге Рамазан ае алдыннан, 1 апрель, җомга көнне ачу ниятләнә. «Ачылу тантанасы беренче апрельгә дип игълан ителде. Рамазан ае башында ук ачарга, Рамазан аен шушы мәчетебездә каршыларга ниятлибез», — диде ул.

Аның әйтүенчә ике катлы мәчеттә барлык уңайлыклар да булачак. «Беренче кат — традицион намаз уку урыны, икенче катта укыту эшләре алып барылачак, шулай ук анда кухня почмагы бар», — диде ул.

Яңа Шигали авылында Габдрахман ибн Гауф исемендәге яңа мәчет ачылганнан соң Питрәч мөхтәсибәтендә барлыгы 21 мәчет булачак. Бүгенге көндә мөхтәсибәт тарафыннан яңа мәчетләр төзелеше шулай ук Көек, Богородское, Питрәч авылларында дәвам итә.



Галерея: Питрәч районы Яңа Шигали авылындагы мәчеткә ай кую тантанасыннан фоторепортаж
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100