news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районының Татар Тау Иле авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Авыл җирлегендә җиде йөздән артык кеше яши, шуларның йөздән артыгы - балалар, аларга беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен яхшы шартлар булдырдылар.

Питрәч районының Татар Тау Иле авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды
pestreci.tatarstan.ru

(Казан, 11 апрель, "Татар-информ"). Бүген тантаналы рәвештә Питрәч районының Татар Тау Иле авылында яңа модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Бу турыда Питрәч муниципаль районының сайты хәбәр итә. 

ФАПны ачу тантанасында район башлыгы Илһам Кашапов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Разия Садыйкова һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы Метрологик һәм техник контроль, хезмәтне саклау идарәсе башлыгы Фәнис Исхаков катнашты.

Авыл җирлегендә җиде йөздән артык кеше яши, шуларның йөздән артыгы - балалар, аларга беренчел медицина ярдәме күрсәтү өчен яхшы шартлар булдырдылар. Биредә ФАП, күп кенә авыллардагы кебек, капиталь ремонт таләп ителә торган иске бинада урнашкан иде. Җиһазлар да искергән. Хәзер исә җирле медикның кул астында барысы да булачак.

"Мондый иркен якты фельдшер пунктын ачу безнең өчен зур бәхет. Аны безнең авылда төзергә теләгән һәркемгә рәхмәт", - дип билгеләп үтте ФАПның беренче кунагы, Татар Тау Иле авылында яшәүче ханым Гөлфаяз Ибраһимова.

Бу республика программасы инде беренче ел гына эшләми, питрәчлеләр аның эшен бәяләргә дә өлгергәннәр инде. "Безнең районда 2012 елдан бирле шундый 12 модульле ФАП һәм ике табиб амбулаториясе барлыкка килде, шуларның берсе Иске Кощаково авылында эшли башлады", - дип сөйләде район үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Наталья Ксенофонтова.

Мондый типлаштырылган корылмалар вак-төяккә кадәр уйланылган, ФАП кирәкле җиһазлар белән тулысынча җиһазландырылган. Программаның эше дәвам итә, быел Татар Казысы авыл җирлегендә һәм Пановка авылында табиб амбулаториясендә тагын бер модульле ФАП төзү планлаштырыла. Өстәвенә, Ленино-Кокушкино табиблык амбулаториясендә дә ремонт көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100