Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районының Татар Тау Иле авылында Сабан туена сөлге җыйдылар
Авыл Сабан туенда җырчы Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаячак.

(Питрәч, 8 июнь, «Татар-информ»). 11 июньдә, кичкә сәгать биштә Питрәч районының Татар Тау Иле авылында Сабан туе узачак. Бүген татар халык күлмәкләре кигән мәдәният хезмәткәрләре белән гармунчы, балалар җигүле атка утырып Сабан туена сөлге җыйды.
Җигүле ат капка төбенә килеп туктады. Гармунчы уйнап җибәрде, мәдәният йорты хезмәткәрләре өздереп җырлый: «Ач капкаңны керәбез…»
Аннары гармунчы татар халык бию көен уйнап, бүләген бирергә чыгучыларны һәм бүләк җыючыларны биетеп алды.
Йорт хуҗасы колгага сөлгесен, чәчәкле тукымасын бәйләде, чиләккә йомырка салды. Бүләк җыючылар йорт хуҗаларын Сабан туена чакырды. Аннары җигүле ат Сабан туена санаулы көннәр калуын искәрткәндәй, кыңгырау тавышын яңгыратып, авыл урамы буйлап җилдертте.
Авыл Сабан туенда җырчы Илсөя Бәдретдинова чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз