news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районының Шәле авылында үзсалымны юлларны ремонтлауга тотачаклар

Узган ел урамнарны яктырту эшләре төгәлләнде, хәзер баганаларда 317 яктырткыч лампа яна.

Питрәч районының Шәле авылында үзсалымны юлларны ремонтлауга тотачаклар
pestrecy-rt.ru/

(Питрәч, 20 сентябрь, "Татар-информ", "Алга", Илшат Гайсаров). Питрәч районының иң зур торак пункты Шәледә яшәүчеләр ел саен үзсалым буенча республика программасында актив катнаша. Хәзер төп басым юлларны ремонтлауга ясала, узган ел акчаларны урамнарны яктырту эшенә тотканнар.Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шәле авыл җирлеге составына өч торак пункт керә: Шәле, ТатЦИК һәм Люткино. Барлыгы 1212 йорт, 46 урам, авыл эчендәге юлларның озынлыгы 47 километр. Тукай урамы иң озын урам - дүрт километрга якын.

- Республика программасы буенча без беренче көннән үк эшлибез, - диде авыл җирлеге башлыгы Илшат Әхмәтҗанов, - узган ел авыл халкыннан 534 мең сум, республика ярдәме белән 2 миллион сумнан артык акча җыелды.

Узган ел урамнарны яктырту эшләре төгәлләнде, хәзер баганаларда 317 яктырткыч лампа яна. Моңа кадәр алар 131 иде, аларны да яңаларга алыштырдык. Шулай ук чишмәләрне төзекләндерү эшләре дә тәмамланды. Безнең дүрт чишмәбез бар. Шәле-Саескан Тавы трассасында тагын бер чишмәне төзекләндердек һәм аны "Юлчы" дип атадык.

Яңа зират территориясен профнастил белән коймалап алдык, аның территориясе ун гектар мәйданны били. Элегрәк иске зират территориясенә койма куйган идек.

Хәзер безнең төп бурыч - юлларны ремонтлау. Әлбәттә, бик катлаулы - чокыр-чакырлы участоклар булды. Юл төзүчеләр ярдәме белән бу проблемалы зоналарны рәткә китердек, хәзер теләсә нинди пычракта да барлык урамнар буйлап узарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100