Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районының мактаулы гражданины Ф.Сафин истәлегенә багышланган көрәш турниры узды
Турнирның абсолют батыры - Фәрхәт Фәйзуллин.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 ноябрь, "Татар-информ", "Алга", Илшат Гайсаров). Шәле мәдәният йортында көрәш буенча күп еллар дәвамында М.Вахитов исемендәге алдынгы колхозны җитәкләгән орден иясе, районның мактаулы гражданины Фәйзерахман Сафин истәлегенә багышланган традицион ачык турнир узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Бу көнне келәмгә Казан, Яшел Үзән, Мамадыш һәм Питрәч районыннан җитмештән артык көрәшче чыкты.
Ярышларга, һәрвакыттагыча, Фәйзерахман Сафинны шәхсән белгән күп кунаклар җыелды. Турнир башланыр алдыннан җанатарларга һәм спортчыларга искиткеч кеше, җитәкче тормышы турында документаль фильм күрсәтелде.
Тантаналы ачылышта район башлыгы Илһам Кашапов спортчыларга уңышлар һәм мавыктыргыч бәйгеләр күрсәтүләрен теләде.
Берничә сәгатьтән соң турнирның җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды.
Гомумкоманда зачетында беренче урында – шәлелеләр, икенчедә – икенче мәктәп һәм өченчедә – ленинококушкинолылар. Кызганыч, әлеге өч мәктәп кенә үз командаларын ярышларга җибәрде. Ир-атлар дүрт авырлык категориясендә көрәштеләр: Илһам Гайфетдинов (65 килограммга кадәр, Мамадыш), Рөстәм Сабиров (75 килограммга кадәр, “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ), Марат Сафин (90 килограммга кадәр, Шәле).
Турнирның абсолют батыры - Фәрхәт Фәйзуллин (“Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ). Гомумкоманда зачетында төп призны акбарслылар яулады, икенче урында – хуҗалар һәм өченчедә – Күн көрәшчеләре. Җиңүче команда һәм төп батыр истәлекле бүләкләрдән тыш, традицион бүләк – тәкә алды. Призларны район башлыгы Илһам Кашапов, Фәйзерахман Сафинның уллары Илдус һәм Җәүдәт тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз