Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районының Ленино-Кокушкино мәктәбендә парламент дәресләре узды
Яшь “депутатлар” Ленино-Кокушкинода авылда спорт үсеше өчен социаль объектлар ачарга кирәклеге турында әйтте.
(Питрәч, 28 октябрь, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова) ТР Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюков ярдәмчесе Гүзәлия Минкина Ленино-Кокушкино авылы мәктәбендә үткән 9-11 сыйныф укучылары өчен үткәрелгән парламент дәресеннән соң әлеге фикерне белдерде. Ул укучылар белән аралашты, аларның сорауларына җавап бирде һәм файдалы киңәшләрен җиткерде, дип яза район газетасы.
Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган дәрес кысаларында югары сыйныф укучылары укытучы Ландыш Сафина белән бергә гражданнарның хокуклары һәм бурычлары турында, авыл киләчәге, һәм киләчәктә анда нинди үзгәрешләр кертергә теләүләре турында сөйләште. Төрле сыйныфлардан берничә активистка үзләрен депутат ролендә сынап карарга һәм кече ватаныбыз үсеше буенча иҗади проект-стратегиясе төзергә тәкъдим ителде. Аларның кайберсе тормышның барлык өлкәләренә, мәдәнияттан алып икътисадка кадәр игътибар бирде, ә кайберләре зур булмаган, шулай да авыл өчен мөһим булган проблемаларга игътибарны җәлеп итте.
Яшь “депутатлар” Ленино-Кокушкинода авылда спорт үсеше өчен социаль объектлар ачарга кирәклеге турында әйтте. Мәсәлән, спорт комплексы, бассейн һәм башкалар. Хәзерге вакытта кокушкинолылар уңышларга ирешә, әмма аларга ныклап шөгыльләнү өчен урын юк. Төп вариантлар – район үзәге яки шәһәр. Алар башка мәсьәләләр буенча да олыларча фикер йөрттеләр. Мәсәлән, мәктәп укучылары Кокушкинода яшьләр өчен ял зонасы – Үшнә елгасы яр буенда пляж булдыру фикерен бердәм хуплады.
- Без, әлбәттә, мондый проектны тормышка ашыруның күпмегә төшәчәген һәм проблемаларын саный алмыйбыз, әмма пляж өчен ком, җиһаз, җәйге чорга эшчеләр кирәклеген исәпкә алдык, - дип үз планнары белән уртаклаштылар проект авторлары, унберенче сыйныф укучылары Айрат Пристанский һәм Александра Синичкина. – Һәм, әлбәттә инде, безнең Үшнә елгасын чистартырга кирәк. Бу экология, туган якның табигый ресурслары һәм анда яшәүчеләр, яшьләр, аларның сәламәтлекләре һәм куркынычсызлыгы турында кайгырту булачак. Елдан-ел җәен авыл халкы, үзләрен куркыныч астына куеп, бу елгада су коеналар. Без моны дөрес түгел, дип саныйбыз.
Гүзәлия Минкина әлеге яхшы идеяне хуплады һәм аның авторларына проектны башкарырга һәм аны Татарстан Республикасы Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга җибәрергә киңәш итте.
Депутат ярдәмчесе белән аралашканда, укучылар төрледән-төрле, шулай ук көтелмәгән сораулар да бирде. Аларга кунакның эше, аның вазыйфасына бәйләнгән авыр һәм кызыклы мизгелләр турында белү кызык тоелды. Ә унынчы сыйныфта укучыларның берсе, Салават Габдуллаҗанов Гүзәлия Тәлгатовнага илебездә яшәүчеләрнең гомум проблемасы турындагы сорау белән мөрәҗәгать итте, ул аннан ришвәтчелекне юкка чыгару өчен, аның фикеренчә, нинди законнар кабул итәргә кирәклеге турында сорады.
- Әлеге проблема белән көрәшүгә юнәлдерелгән законнар бар, һәм алар аз түгел, - дип җавап бирде Гүзәлия Минкина. – Ләкин әле тагын коррупциягә юл куя торган мохит, җәмгыять тә бар, әлеге процесста бер кеше генә түгел, минимум ике ришвәтче катнаша. Ягъни, бик тиздән берәр нинди ситуацияне ришвәт бирүдән башка хәл итү мөмкинлеге сезнең кулда булачак. Өстәвенә, ришвәтчелекне юкка чыгару өчен тагын да нәтиҗәлерәк законнарны, бәлки, нәкъ тә сез, сезнең буын уйлап табыр.
Ничек итеп депутат ярдәмчесе булырга, дигән сорауга да бик теләп җавап бирде. Ул, моның өчен яхшы укырга, үз максатларыңа ирешергә, актив эшчәнлек алып барырга һәм бик күп эшләргә кирәк икәнлеген ассызыклады. Салаватның ТР Дәүләт советы депутаты Рәфкать Кантюков җитәкчелек иткән “Газпром трансгаз Казан” компаниясендә эшләү мөмкинлеге турындагы соравына, Гүзәлия Минкина укуга игътибар бирергә һәм БДИда югары балларга ирешергә кирәк, дип киңәш бирде. Яшь егет мәктәпне тәмамлаганнан соң, нефть-газ эшен өйрәнергә ниятли, һәм аның перспективалары белән кызыксына. Компания яшь квалификацияле белгечләрдә кызыксына, дигән җавап егеткә үз өстендә эшләү максаты куярга мәҗбүр итте.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, укучыларның күбесе депутат ярдәмчесен кызыксынып тыңлады. Депутат ярдәмчесе укучыларның, укытучыларның активлыгын югары бәяләде, диелгән район хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз