Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районының бер авылында “Май чабу” бәйрәмен билгеләп үттеләр
Сынамышлар буенча, бәйрәмне күңелле итеп үткәрүчеләрнең елы да уңышлы булачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Питрәч, 9 март, “Татар-информ”, Гөлүзә Василова). Бүген Питрәч районының Княжа авылында кышны озатып язны каршылау бәйрәмен оештырдылар. Бу турыда бәйрәмдә катнашучылар хәбәр итә.
Сынамышлар буенча, бәйрәмне күңелле итеп үткәрүчеләрнең елы да уңышлы булачак. Аларның үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә, төрле милләт халыкларын берләштерүдә әһәмияте зур.
Питрәч җирлегендә дә төрле милләт халыклары дус, тату яши. Һәр милләт электән үк бәйрәмнәрне бергә-бергә үткәреп килә. Бүгенге Май чабу бәйрәмендә дә шушы традиция сакланды: руслар да, татарлар да күңел ачты, биеде, җырлады, төрле уеннарда катнашты, коймак белән сыйландылар.

Май чабу бәйрәме ахырына якынлашканда карачкыны изге теләкләрне әйтә-әйтә яндырдылар. Шулай итеп, әлеге чарада катнашучылар кышны озаттылар, яз тизрәк килсен дип теләделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз