news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районыннан Мәдинә Вәзирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә

Юбилярны район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Рәшидә Сәхәбиева һәм Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов котлады.

(Питрәч, 15 апрель, "Татар-информ", "Алга", Ольга Шипшова). Питрәч районыннан Мәдинә Вәзирова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә, дип яза районның "Алга" газетасы.

Мәдинә Вәзирова Күн авылында ишле гаиләдә туа. Гаиләдә алты бала була. Кече яшьтә үк аңа энеләре һәм сеңелләре турында кайгырту, әти-әниләренә йорт хуҗалыгы эшләрендә булышу эшләре йөкләнә.

– Апам гомер буе бик тырыш һәм изге күңелле булды. Ул әниебезгә үзеннән кечкенәләрне үстерешергә ярдәм итте. Барлык ир-атлар да фронтка киткәч, йорттагы һәм колхоздагы бөтен авыр эшләр хатын-кызлар һәм балалар җилкәсенә төште. Апама үгезләр җигәргә дә туры килде, аларны урман кисәргә, окоп казырга да җибәрделәр. Яшүсмер кызлар ул чакта авылның төп эшчеләре булды, без кечкенәләрнең дә хезмәте артык түгел иде ул чакта, – дип искә ала юбилярның бертуган сеңлесе Әлфия Мәннапова. Ул да Мәдинә Һидиятовна кебек гомере буе колхозда эшләгән.

“Ата-анаңны олыласаң озын гомерле булырсың, алар фатихасында яшәрсең” дип белми әйтмиләр. Мәдинә Вәзированың улы Альберт Бариевич бу сүзләргә зур игътибар биреп, анасын хөрмәт итеп яши.

– Әниебез һәрвакыт гаиләбезнең тотнагы булды. Хуҗалыкны алып бару да, балалар үстерү дә аның җилкәсендә иде. Без үскәндә өйдә түшәм матчасында һәрвакыт тал чыбыгы кыстырылып куелган була иде. Өч малайны башкача ничек тәрбиялисең? Без бик шук малайлар идек. Шуның өчен һәрвакыт җәзасын да ала тордык, – диде елмаеп Альберт Вәзиров, әлбәттә, ул моның өчен әнисенә үпкәләми. Хәзерге вакытта әнисен ул кайгырта да инде. Барлык туганнары әйтүенчә, ул әнисен бик яхшы тәрбияли. Ашарга да пешерә, өйне дә чиста-пөхтә тота. – Әни безне үз вакытында күп нәрсәләргә өйрәтте. Тормыш авырлыкларына каршы торырга, аларны җиңеп чыгарга да аннан өйрәндек. Менә хәзер аңа барысы өчен дә түләр, рәхмәтебезне белдерер мөмкинлек туды, һәм мин аны тәрбияләвемә бик шат кына, – диде Альберт абый.

- Альбертның әнисенә карата булган мөнәсәбәте бик күпләргә үрнәк булып тора, - диде юбилярның бертуганының кызы Гөлфирә Потапова. - Олыларны олылап, аларның тормыш тәҗрибәләрен хөрмәт итеп, без үз балаларыбызга үрнәк күрсәтәбез. Шул чакта алар да безне хөрмәт итәчәк, олылаячак, картлык көнебездә без дә бәхетле яшәячәкбез, – диде ул.

Юбилей көнендә бәйрәм табыны сый-нигъмәттән сыгылып тора иде. Мәдинә апа кайчандыр үзе дә авылда камыр ризыкларын иң оста пешерүче булган. Ул традицион милли ризыклар – бәлеш, өчпочмаклар пешереп кенә калмаган, ә беренчеләрдән булып маринад ясарга өйрәнгән, помидорлар, кыярлар һәм башка яшелчәләрне бик тәмле итеп тозлаган. Рецептларын башкаларга да биргән, һәркемне үзе әзерләгән ризыклары белән сыйларга яраткан. Ул ризык әзерләгәндә һәрвакыт ниндидер яңалык кертергә тырышкан. Авылда кич утыруларда, мәҗлесләрдә бик матур итеп җырлый торган булган. Һәр очрак өчен махсус җыр әзерләп килә торган булган.

Юбилей көнендә район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Рәшидә Сәхәбиева һәм Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов Мәдинә Вәзировага Россия Президенты Владимир Путин, район башлыгы Эдуард Дияров исеменнән котлау открыткалары һәм бүләкләр тапшырды, диелә район хәбәрендә.

.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100