news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән

Иске Шигали авылы янында «КАМАЗ», «Хонда» һәм «Фольксваген» автомобильләре бәрелешкән. Өч машинаның да номерлары - Чувашстан Республикасыныкы.

(Казан, 17 ноябрь, «Татар-информ»). Питрәч районындагы юл һәлакәтендә өч кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Кичә 112 ашыгыч хезмәтләрне чакыру бердәм номерына Иске Шигали авылы янында «КАМАЗ», «Хонда» һәм «Фольксваген» автомобильләре бәрелешүе турында хәбәр килә. Өч машинаның да номерлары - Чуваш Республикасыныкы.

Урынга килгән 126нчы янгын-коткару хезмәте янгын сүндерүчеләре зыян күрүчене машинадан чыгара һәм автомобильләрнең аккумуляторларын өзә.

Нәтиҗәдә, өч машинаның да шоферлары төрле тән җәрәхәтләре ала.

Агентлык мәгълүматлары буенча, зыян күрүчеләрнең барысына да операция ясала. Бер бала — республика балалар хастаханәсендә реанимациядә, тагын өч бала һәм бер өлкән яшьтәге кеше Йошкар-Ола шәһәр сырхауханәсенә озатылган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100