news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районындагы һәлакәттә «БМВ» автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе һәлак булган

Юл-транспорт һәлакәте кичә Мәскәү – Уфа юлының 872 нче чакрымында килеп чыккан.

(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Питрәч районындагы юл-транспорт һәлакәтендә «БМВ» автомобиленең 22 яшьлек йөртүчесе һәлак булган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Юл-транспорт һәлакәте кичә Мәскәү – Уфа юлының 872 нче чакрымында килеп чыккан.

Чит ил машинасы каршы як полосага чыгып, «Хендэ» автомобиле белән «маңгайга-маңгай» килгән. «БМВ» шоферы шунда ук һәлак булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot