news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районындагы авариядә «Лада» автомобиле шоферы һәлак булган

М7 трассасының 875 нче чакрымында җиңел автомобиль шоферы тизлеген арттырып, каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән.

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Питрәч районында «Лада Ларгус» автомобиле һәм Башкортстан номерлары куелган «Валдай» йөк автомобиле бәрелешкән, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

М7 трассасының 875 нче чакрымында Татар Казысы авылы янында «Лада Лагрус» автомобилен идарә иткән 37 яшьлек ир-ат тизлеген арттырып каршы як полосага чыккан һәм азык-төлек төялгән йөк машинасы белән бәрелешкән.

Нәтиҗәдә, «Лада» шоферы шунда ук һәлак булган, төрле тән җәрәхәтләре алган пассажирын Казанның травматология үзәгенә озатканнар.

Һәлакәт булган урында Шәле авылының патруль-пост хезмәте инспекторлары, полицейскийлар һәм медицина хезмәткәрләре эшләгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100