news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында үзмәшгульлеген оештырган кешеләр ярминкә үткәрде

Хәзерге вакытта районда 400гә якын үзмәшгуль кеше теркәлгән.

Питрәч районында үзмәшгульлеген оештырган кешеләр ярминкә үткәрде
pestrecy-rt.ru/

(Казан, 1 август, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч районы Царево бистәсендә эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнүче кешеләр гадәти булмаган товарлар һәм хезмәтләр белән шаккатырды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Минем төп эшем - сату түгел, мин кулинария мастер-класслары үткәрәм, тәмле, шул ук вакытта бик матур тортлар ясарга өйрәтәм. Кондитер әйберләренең гадәти булмаган дизайны игътибарны җәлеп итә һәм күзләрне камаштыра, күргәнегезчә, аларның барысын да сатып алып бетерделәр диярлек. Халык минем иҗатымны ачык күрә, мастер-классларга чакыруны бик теләп кабул итәләр", - диде Ләйсән Шаһиәхмәтова.

Ярминкә кунакларына да кондитер сәнгате буенча берничә дәрес тәкъдим ителде. Үзмәшгульләр ярминкәсендә балаларның да күңелләрен күрделәр, аларның бер өлеше битләренә аквагрим ясата торган өстәл янына җыелды, ә икенчеләре әниләренең карамельле попкорн яки татлы мамык сатып алуын көтте.

Ә олылар ул арада сыр, кипкән җиләк-җимеш тә татып карады, ясалма сувенирлар сатып алды. Шулай ук кунаклар декреттагы әниләр өчен бизнес-пикник, йога буенча мастер-класс оештырдылар, шулай ук "үзмәшгульлек" төшенчәсе буенча консультацияләр бирделәр, теләүчеләрне шунда ук теркәделәр.

"Үзмәшгульләр ярминкәсен без инде икенче тапкыр оештырабыз, беренче тапкыр ул Богородск авыл җирлегендә узды", - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Дамир Байгильдин.

Хәзерге вакытта районда 400гә якын үзмәшгуль кеше теркәлгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100