news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында заманча сугым цехы төзиләр

Сугым цехы төзелеше турындагы уйлар Питрәч ит комбинаты булдыру идеясенә әверелде.

(Питрәч, 30 март, "Татар-информ", "Алга", Ольга Шәрипова). Питрәч районында авыл хуҗалыгы әйдәп баручы тармак булып тора, һичшиксез, шул ук вакытта, терлекчелеккә аерым игътибар бирелә. Әлеге юнәлеш үсеше буенча проблемалы мәсьәләләрнең берсе - район территориясендә терлек сую өчен мәйданчык булмау иде. Хәзерге вакытта ТатЦик авылында заманча югары технологияле сугым цехы төзелеше башланды, дип яза район газетасы.

Район хисап сессиясе вакытында, район башлыгы Илһам Кашапов сугым цехы булмау проблемасы турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга да сөйләде.

- Бу кече һәм урта бизнеска продукция сатудан зур проблемалар тудыра, терлек сую өчен күрше районнарга мөрәҗәгать итәргә туры килә, - дип билгеләп үтте Илһам Миңнеханович.

Мисал өчен, Аркатово авылы фермеры үзенең ике дуңгызын суяр өчен Кукмарага бара, ә шуннан соң итне сатар өчен Казанга базарга алып бара, бу, әлбәттә, бик чыгымлы һәм бик уңайсыз.

Сугым цехы төзелеше турындагы уйлар Питрәч ит комбинаты булдыру идеясенә әверелде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, ТатЦик авылында сугым цехы төзелеше инде күптәннән башланган иде, әмма катлаулы икътисади вәзгыятькә бәйле рәвештә, проектны туктатып тордылар, ә хәзерге вакытта кабат эшкә керештеләр. Хәзер иркен бинада бүлмәләр барлыкка килде, эчке инфраструктура корыла. Әгәр сугым цехы куллануга тапшырылса, биредә 60 яңа эш урыны булдырылачак дип көтелә. Цех югары җитештерүчәнлеккә ия булыр дип көтелә, анда бер сменада 180ләп вак терлек һәм 50 баш мөгезле эре терлек чалып булачак. Җайга салынган катгый система ярдәмендә, дөрес җиһазландырылган терлек сую бинасы конвейер кебек эшләячәк һәм терлекне үлчәүдән алып калдыкларны эшкәртүгә кадәр булган барлык эшләрне башкарачак.

- Биредә терлек чалудан башлап ярымфабрикатлар җитештерүгә кадәрге эшләр башкарылачак, - ди эшмәкәр Альберт Галиев. - Төзелешкә инде шактый акча тотылды, без аларны бушка сарыф итмәдек, иң яхшы Европа технологияләре буенча эшләргә ниятлибез. Заманча сугым предприятиесе катлаулы системадан гыйбарәт, һәм аның эш сыйфаты күп кенә факторлардан тора. Монда һәрнәрсә: ветеринар-санитар таләпләрне үтәү, экологик проблемаларны хәл итү, сую һәм эшкәртү процессында эшләрне оештыру, тәэмин итү һәм сату логистикасы мөһим. Терлек сую урынының эше нәтиҗәле булсын өчен, комплекслы караш һәм һәрбер компонентны исәптә тоту кирәк. Моңа яңа автоматлаштыру системалары һәм мәгълүмати технологияләрне кулланганда гына ирешеп була, - ди эшкәмәр. Әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен эшмәкәрләр "Экофермер Пестречинский" исемендәге кооперативка берләштеләр. Хәзер аларның төп максаты - яңа цехка җиһаз сатып алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан грант ярдәме алу. Әгәр алар моңа ирешсәләр, сугым цехы тиздән эшли башларга мөмкин.

Илнең Бөтендөнья сәүдә оешмасына һәм Таможня берлегенә керүе иткә таләпләрнең катгыйлануына китерде. Таможня берлеге кагыйдәләре буенча терлекләрне махсус мәйданчыкларда гына чалу рөхсәт ителә.

Сүз уңаеннан, үз ихтыяҗың өчен терлек суйганда, аны сугым пунктларына алып барып торырга кирәкми. Бу таләпләрне итне базарларда һәм сәүдә нокталарында саткан вакытта үтәү мәҗбүри, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100