news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында яңа уку елында белем бирүнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде

Районда мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте.

(Питрәч, 31 август, “Татар-информ”, "Алга"). 27 августта яңа уку елы алдыннан Питрәч районы мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе үтте, дип яза җирле басма. 

Конференция башланганчы район башлыгы Илһам Кашапов, район мәгариф бүлеге башлыгы Азат Шәйхисламов, Казан кунагы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының программаларны һәм проектларны гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Татьяна Алексеева, шулай ук район хакимияте вәкилләре район мәгариф учреждениеләренең спорт мәктәбендә оештырган күргәзмә экспонатларын карап чыкты. Кунаклар игътибарына төрле темаларга, мәсәлән, “Агрокласс”, “Менталь арифметика”, “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга экологик тәрбия”, “Мозаикалы парк” кебек инновацион мәйданчыклар тәкъдим ителде. Мәсәлән, "Кыңгыраучык" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең абакус - борынгы Кытайда уйлап табылган исәп-хисап ярдәмендә гади булмаган кушу гамәлләре буенча биремнәрне башкарулары һәркемне таң калдырды. Балалар биремнәрне тиз арада башкаралар, алар артыннан хәтта калькулятор кулланып та өлгереп булмый. Бездәге балалар бакчаларының тагын бер яңалыгы - әти-әниләр белән хезмәттәшлек итү. Моны конференциядә катнашучыларга тәкъдим иттеләр. Әниләрнең берсе, мисал өчен, кызлары белән бергә курчакларга күлмәк тегә, ә әтиләр уллары белән тәҗрибә уртаклашалар, балалар белән бергә агачтан уенчык ясыйлар. Район мәктәпләре күргәзмәдә үзләренең казанышларын тәкъдим иттеләр.

Педагоглар һәм конференция кунаклары мәгариф бүлеге турында фильм күрсәттеләр, ул залда җыелганнарга узган уку елы нәтиҗәләре белән танышырга мөмкинлек бирде һәм бүгенге көндә мәгариф системасының зур потенциалга ия булуын күрсәтте.

Конференциянең пленар утырышында узган уку елына нәтиҗә ясалды, яңа уку елында белем бирүнең өстенлекле юнәлешләре билгеләнде.

Быел районда 85 чыгарылыш укучысы бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырды. Моны аларның барысының да аттестат алулары раслый. Нәтиҗәләр яхшы, мәсәлән, соңгы дүрт елда рус теле буенча БДИдан уртача балл 10 процентка арткан. Узган уку елы нәтиҗәләре буенча, районның дүрт мәктәбе республика мәктәпләренә караганда югарырак нәтиҗә күрсәткән. Болар - район үзәгенең икенче мәктәбе, Ленино-Кокушкино, Кощак һәм Колай мәктәпләре. Районда республика буенча уртача күрсәткеч - база дәрәҗәсендәге математика буенча 4,6. Иң югары нәтиҗә, ягъни "5" билгесе Татар Казысы мәктәбендә. Профиль дәрәҗәсендәге математика буенча уртача балл - 62, бу республика күрсәткечләренә караганда югарырак. Гуманитар фәннәр белән беррәттән, сайлап алынган фәннәр арасында табигый-фәнни циклга кергән физика, химия һәм биология популяр. Шәле мәктәбе чыгарылыш укучысы Бикчәнтәева Гөлназ химия буенча 100 балл җыйды, укытучысы - Наилә Җәләлиева. Аның укучылары икенче ел рәттән шундый югары нәтиҗәләргә ирешәләр.

Районның сәләтле укучылар тәрбияләүче талантлы укытучылары барлык фәннәр буенча мәгариф сәясәтен билгелиләр. Бу Питрәч беренче һәм икенче мәктәбе, Шәле һәм Кощак мәктәпләре укытучылары, берничә ел дәвамында олимпиада хәрәкәтендә дә тотрыклы нәтиҗәләргә ия булып торалар. Укучы Айгөл Әхмәтшина рус теле һәм әдәбияты буенча 2 региональ олимпиадада призер булып һәм татар әдәбияты буенча республика олимпиадасында җиңүче булып, Питрәч икенче мәктәбенә 3 җиңү китерде. Беренче мәктәп составында район данын яклаган Владислав Чернов физика буенча "Ачылыш" Халыкара олимпиадада призер булды. Быел Колай мәктәбе укучысы Хәйруллина Зарина җәмгыять белеме буенча региональ олимпиада призеры булды. Шәле мәктәбе укучылары Гөлназ Әхмәтҗанова һәм Илсөяр Җәләлиева рус әдәбияты һәм татар теле буенча республика олимпиадаларында югары нәтиҗәләргә ирештеләр. "Олимпка юл" республика олимпиадасында безнең укучыларның нәтиҗәләре тотрыклы: быел икенче мәктәп укучысы Искәндәр Мифтахетдинов инглиз теле буенча, Татар Тау Иле мәктәбе укучысы Алмаз Рәимов физика буенча призер булды.
- Олимпиада хәрәкәтенең нәтиҗәләрен ясап, шуны билгеләп үтәсем килә, без үз позицияләребезне саклап кына калмадык, яхшырттык та: быел 14 укучы Бөтенроссия фән олимпиадаларының республика һәм региональ этапларында җиңүче һәм призер булды. Бу безнең горурлык, безнең ресурс, - диде район мәгариф бүлеге башлыгы Азат Шәйхисламов.
Шулай ук тәрбия өлкәсендәге педагоглар да ел саен республика һөнәри осталык конкурсларында финалист һәм лауреат булалар. Тимурчылар хәрәкәте, Бөтенроссия укучылар хәрәкәте кысаларында яшь армиячеләр отрядларының эше, иҗтимагый акцияләрдә катнашу - патриотик тәрбия буенча үткәрелгән эшләр исемлегендә. Бу чаралар укучылар арасында хокук бозулар профилактикасы буенча районда төп ресурс булып санала башлады. Узган елда бездә балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек кимеде.

Бүгенге көндә мәктәпкәчә белем бирүдән һәр бала файдалана ала. 1440 яшь питрәчле район балалар бакчаларына йөри. Быел "Царево" торак комплексында "Ивушка" балалар бакчасы төзү эшләре һәм Колайда балалар бакчасын капиталь ремонтлау төгәлләнәчәк. Район балалар бакчаларында 3-7 яшьтәге балалар өчен 113 өстәмә урын булдырылды. Якын киләчәктә Көек, Богородск авылларында яңа балалар бакчасы төзелеше планлаштырыла.

Шулай ук укытучылар үз күнекмәләрен камилләштерүдән, конкурсларда катнашудан туктамый. “Ел укытучысы” һәм “Ел тәрбиячесе” республика конкурсларында Лилия Мулләхмәтова, Татьяна Фурсова һәм Ольга Миндукова финалист булды. “Безнең яңа укытучы” конкурсында яшь педагогларыбыз: математика укытучысы Анастасия Мальчева һәм башлангыч сыйныфлар укытучысы Наталья Селящева җиңү яулады. Гөлназ Хөсәенова Бөтенроссия “Туган тел” туган тел укытучылары конкурсында җиңүче булды. Мәгариф бүлеге методистлары Ирина Чихирева, Лилия Рафикова, Миләүшә Яруллина ”Иң яхшы методист” республика конкурсында җиңүгә иреште. “Иң яхшы мәктәп директоры” республика конкурсында Ленино-Кокушкино һәм Колай мәктәпләре директорлары Ирина Шаронова һәм Светлана Осипова лауреат булды. Кощак мәктәбе педагогы Елена Галкина “Иң яхшы педагог-оештыручы” республика конкурсында грант отты. Икенче мәктәп укытучысы Елена Галәветдинова “Күңел җылымны балаларга бирәм” республика конкурсында финалист булды. “Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” республика конкурсында “Кояшкай” балалар бакчасы коллективы, ә Бөтенроссия “Уңышлы мәктәп” конкурсының региональ этабында Ленино-Кокушкино мәктәбе грант отты һәм җиңүче булды. Укытучыларны уңышлары белән район башлыгы Илһам Кашапов та котлады һәм аларга ирешлгәннәрдә генә туктап калмауларын теләде. Ул укытучыларны хезмәт тәрбиясенә зур игътибар бирергә чакырды, балаларны телефоннардан һәм гаджетлардан аерырга тырышырга кирәклеген искәртеп үтте. Район мәктәпләрендә яңалык кертеләчәк: өстәл теннислары, армрестлинг өчен өстәлләр урнаштырылачак, укучыларның тәнәфес вакытларында шахмат һәм шашка уйнарга мөмкинлекләре булачак, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100