news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында узып баручы елда башкарган эшләрне барладылар

Җәй ахырына Питрәч районы сәламәтлек саклау системасы рейтингында 37 нче урыннан алтынчы урынга күтәрелде.

 (Питрәч, 29 декабрь, “Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Ел башында өстенлек юнәлешләрне мәгариф, медицина, төзелеш алып торды. Җәй ахырына Питрәч районы сәламәтлек саклау системасы рейтингында 37 нче урыннан алтынчы урынга күтәрелде. Район үзәк хастаханәсенең инфекция бүлегенә капиталь ремонт ясалды, терапия бүлегендә дә үзгәрешләр булды. Сентябрьгә балалар бүлеге һәм лабораториягә капиталь реконструкция башланды, хәзер ул тәмамланып килә.

Татарстан районнар рейтингында питрәчлеләр мәгариф буенча позицияләрен шактый яхшыртты. Хәзер безнең район анда унҗиденче урын алып тора. Моннан тыш, районның дүрт мәктәбе – район үзәгенең ике мәктәбе, шулай ук Ленино-Кокушкино һәм Шәле мәктәпләре республиканың иң яхшы авыл мәктәпләре йөзлегенә керде, дип яза җирле басма.

ТР Икътисад министрлыгы төзегән Татарстан муниципаль район һәм шәһәр округларының социаль-икътисади үсеше рейтингында иң яхшылар унлыгында тотрыклы урын алып тора. Төзелеш, бигрәк тә торак төзелеше буенча, безнең район инде берничә ел рәттән алда бара, дип яза җирле басма.

Торак тапшыру планын район ел ахырына кадәр үк үтәде. Бүгенге көндә инде 114280 квадрат метр торак эксплуатациягә бирелгән, аларның 85000е - план буенча. Май азагында Осиново бистәсендә авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр һәм социаль ипотекага чират торган берничә гаилә фатирлардан ачкычлар алдылар. Ә берничә көн элек кенә Кощак авылындагы авария хәлендәге йортларда яшәүчеләр яңа торакка күчтеләр. Питрәч авылларындагы алты йорт капиталь ремонтланды. Капремонтны шулай ук Колай авылындагы авыл советы бинасында, Питрәч "Айгөл" балалар бакчасында, Чыты һәм Белкино мәдәният йортында үткәрделәр. Кичә Кощакта авыл халкына бүләк итеп яңа паркны төзеп бетерделәр һәм ачтылар. Шәледә яңа заманча спорт мәйданчыгы барлыкка килде, ә Богородскта модульле фельдшер-акушерлык пунктын урнаштырдылар. Төзекләндерү буенча да эшләр күп башкарылды, юлларны ремонтлаудан тыш, җәяүлеләр зоналарын да ремонтладылар. Мишанин урамында уңайлы парковка, Гагарин һәм Гаврилов урамнарында питрәчлеләр күптәннән хыялланган тротуарлар барлыкка килде. Җәяүлеләр өчен асфальт юлларны наратлыкта да җәйделәр. Хәзер район үзәгендә тагын бер төзелеш бара - Питрәчтә республика программасы буенча бассейн төзиләр. Ул әзер диярлек.

Авыл хуҗалыгы 2017 елда яхшы уңыш белән сөендерде. Урак өсте нәтиҗәләре буенча, чәчү мәйданнарыннан тулаем ашлык күләме 96 мең тонна тәшкил итте, ашлыктан уртача уңыш чыгышы - гектардан 29 центнер. Бары тик 10 ай эчендә генә Питрәч хуҗалыкларында 18097 тонна сөт һәм 28445 тонна ит җитештерделәр.

Быел питрәчлеләр күп кенә якты вакыйгаларда катнаштылар. Мәсәлән, безнең "Скорлупино" йомырка фестивале ул Россиядә иң яхшы яшьләр туристик вакыйгасы булып саналды. Быел безнең йомырка тәбәсе Россиянең рекордлар китабына кертелде, ә фестиваль үзе "2018 елның милли вакыйгасы" статусын алды.

Бу питрәчлеләр яулаган җиңүләрнең барысы да түгел, әлбәттә. Шуңа күрә узып баручы елны без уңай яктан гына искә алачакбыз, диелгән район хәбәрендә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100