Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районында ут белән саксыз эш итү аркасында дачада янгын чыккан
Утны сүндерергә теләп, олы яшьтәге хатын битен, аяк-кулларын пешергән.
(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Татарстаның Питрәч районында ут белән саксыз эш итү аркасында “Петрово” бакчачылык ширкәтендәге дача йорты янган. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрылыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
“12:23 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 112 системасы буенча Питрәч районының “Петрово” бакчачылык ширкәтендә дача януы турында хәбәр килде”, - диелә хәбәрдә.
Янгын сүндерчеләр килгәндә, 24 квадрат метрлы дача йортын ут камап алган була. Шулай ук 300 квадрат метрда коры үлән дә янган.
Янгында 1937 нче елгы хатын-кыз зыян күргән. Пенсионерның бите, аяк-куллары пешкән, аны Питрәч хастаханәсенә алып киткәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз