news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында тыелган урында су коенган егет баткан

Бәхетсезлек очрагы ТатЦИК авылында булган.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районында тыелган урында су коенган егет баткан. Бу турыда «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичә көндез ТатЦИК авылыннан ерак түгел Мишә елгасы аша салынган күпер янында яшь егетләр компаниясе су коенган. Дуслары 28 яшьлек егетнең күренмәвен абайлап алганнар һәм коткаручыларны чакырганнар.

2нче зональ янгын сүндерү-коткару отряды ярдан 15 метр ераклыкта егетнең мәетен тапканнар. Якынча мәгълүматлар буенча, егет көзән җыеру аркасында баткан.

Фаҗига урыны су коену өчен җиһазланмаган булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot