news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында «Транснефть» магистраль нефть үткәргече өзелгән

Урынга Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре барып, кар һәм туфрак үрнәкләрен алачак.

(Казан, 15 март, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районында – Иске Йорт һәм Чыты авыллары арасында «Транснефть» магистраль нефть үткәргече өзелгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

«Татар-информ» агентлыгына Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, урынга белгечләр бара. «Урынга ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре китте. Алар кар һәм туфрак үрнәкләрен алачак», - дип белдерделәр министрлыкның матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100