news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында ТР Президенты катнашында "Тургай" балалар бакчасы тантаналы рәвештә ачылды

Бакча 120 урынга исәпләнәгән

 (Питрәч районы, 4 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Кичә ТРның Питрәч районының Шәле авылында 120 урынга исәпләнгән "Тургай" балалар бакчасы ачылды. 

Ачылыш тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР вице-премьеры - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты Рифкать Кантюков, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров катнашты.  

Үзенең сәламләү чыгышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җирле халыкны балалар бакчасы ачылу белән котлады. Ул билгеләп үткәнчә, Шәле авылы - Татарстанда иң зуры, аны район үзәге белән чагыштырып була. "Республикада яңа социаль объектлар тәзелә һәм аерым игътибар авыл җирлегенә бирелә. Бу программалар алга таба да үстереләчәк", - дип ышандырды республика башлыгы.  

Үз чиратында, Питрәч муниципаль районы башлыгы Эдуард Дияров авыл кешеләре өчен балалар бакчасы ачылу чын бүләк һәм бик зур бәйрәм булуны ассызылады. Ул искәртеп узганча, объект агымдагы елның февраль аенда төзелә башлаган. "Хәзер ата-аналар балаларны тыныч күңел белән калдырып, үзләренең хуҗалыкларында шөгыльләнә алачак", - диде ул.   Район башлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка балалар бакчасын төзегән өчен генә түгел, Мәдәният йортын реконструкцияләгән өчен дә рәхмәт сүзләрен җиткерде.  

Тантаналы өлештән соң, Шәле авылының мәртәбәле кунаклары өчен яңа балалар бакчасы буенча экскурсия оештырылды.  

Кунаклар шулай ук реконструкцияләнгән Мәдәният йортын да карады, ул исә 400 кешегә исәпләнгән. Бина 1984 елда төзелгән, агымдагы елның февраль аенда төзәтү эшләре башланган, түбәсе, ишек һәм тәрәзәләре алыштырылган, эчке инженер челтәрләр монтажланган, бизәкләү эшләре башкарылган.   Мәдәният йортында хореография, театр, фольклор, вокал, спорт, сынлы сәнгать түгәрәкләре эшли. Шул ук вакытта объект күп функцияле санала. Әлеге бинада Шәле авыл җирлеге хакимияте, почта филиалы, китапханә һәм спорт залы урнашкан.  Кичә Әтнә драма театры яңартылган клубта үзенең спектаклен тәкъдим итте.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100