Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районында торак йортларда һәм ишегалды территорияләрендә видеокамералар урнаштырыла
Камералар урнаштыру буенча эшләр республика бюджеты хисабына үткәрелә.
(Питрәч, 2 апрель, "Татар-информ", "Алга", Гөлшат Куделькина). 2016 елдан Татарстан Республикасында “Куркынычсыз шәһәр” системасы эшли, аның кысаларында барлык торак йортларда һәм ишегалды территорияләрендә видеокамералар урнаштырыла. Әлеге программа Питрәч районында да узган елдан бирле гамәлгә ашырыла, дип яза район басмасы..
Район эчке эшләр бүлеге статистикасы буенча, районда кылынган җинаятьләрнең күп өлешен милеккә каршы җинаятьләр тәшкил итә. Мәсәлән, Питрәч эчке эшләр бүлегендә мондый 252 җинаять теркәлгән, аларның 190ы – урлау. “Светлый” һәм “Царево” төзелә торган торак комплексларда теркәлгән җинаятьләр арту Питрәч полиция хезмәткәрләрендә аеруча да борчу тудыра. 2016 елда “Светлый” торак комплексларыннан төрле хокук бозулар буенча 70 гариза һәм 9 җинаять эше, “Царево” торак комплексларыннан – 43 гариза кабул ителгән, 22 җинаять эше кузгатылган. Шул рәвешле, Питрәч эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре һәр көн саен диярлек әлеге торак йортларга бара. Алар уйлавынча, бу хәлне ышанычлы саклау системасы булдырып, үзгәртергә була. Һәм бу юнәлештә эш алып барыла да. Район җитәкчелеге ярдәмендә, “Светлый” торак комлексында бүгенге көндә 7 видеокамера урнаштырылган.
Видеокүзәтү системасы район үзәгендә дә үсеш ала. Район эчке эшләр бүлегенең җәмәгать тәртибен саклау бүлеге башлыгы Эльдар Гайнетдинов мәгълүматы буенча, 2016 елда видеокамералар район мәдәният йортында, “Балалар шәһәрчегендә”, “Каймак” сәүдә комплексы бинасында һәм район үзәк хастаханәсендә урнаштырылган. Быел районның башка җәмәгать урыннарында да тагын шундый 6 камера урнаштыру планлаштырыла. Шул исәптән, Гаврилов – Яшьләр урамнары чатында һәм Питрәч авылының Осиново, Җиңүнең 65 еллыгы һәм Казан урамнарында урнашкан күп фатирлы йортлар торак зоналарында да. Шул ук вакытта, район эчке эшләр бүлегенең кизү тору частендә урнашкан монитор аша барысын да күрергә була. Бүлекнең оператив кизү торучысы махсус джойстик ярдәмендә, видеокамералар белән турыдан-туры идарә итә ала.
Камералар урнаштыру буенча эшләр республика бюджеты хисабына үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз