Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районында терлек азыгы әзерләү дәвам итә
Колайда силос та сала башладылар.
(Питрәч районы, 22 сентябрь, "Татар-информ, “Алга”, Елена Зарипова). Быел районда уракка да, силос салуга да бераз соңга калып керештеләр. Күпчелек хуҗалыклар үзләрен яхшы печән, салам, сенаж запасы белән тәэмин итте инде, ә менә Колайда силос та сала башладылар. Колайда “Агролак” ҖЧҖ бөртеклеләрне җыеп алу эшләрен берничә көн элек тәмамаладылар, хәзер предприятие комбайннары Питрәч фермерларына һәм хуҗаларына булыша, ә азык хәзерләүчеләр кукуруз кырларына чыкты, дип яза җирле басма.
Хәзерге вакытта хуҗалыкта 1550 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 630ы савым сыерлары. Инде бер көтү терлекләре җәйге лагерьлардан фермаларга кайтты, тиздән икенче көтү дә аларга кушылачак.
– Без кышкы бәйдә асрау чорына ныклап әзерләндек, – диде хуҗалык җитәкчесе Хәлим Миңнебаев. – Сыер абзарларына ремонт ясадык, ашлык саклау бинасының түбәсен алыштырдык, кардаларны ремонтладык. Азык запасы да тупладык. Хәзер яңа технология буенча, силос салуга керештек. Бу эшкә ун көн элек тотындык. Инде 3500 тонна силос салдык, 8000 тонна силос әзерләргә планлаштырабыз. Кукурузның гектарыннан уртача 185 центнер уңыш. Әлбәттә, бу теләгәннән азрак. Бу ел әлеге культура өчен уңай булмады – аны соңга калып чәчтек, бик озак кына салкыннар торды, аның өлгереше өчен шартлар булмады.
Быел монда силоска кукуруз 600 гектар тәшкил итә. Аны ике “Полесье” комбайнында җыялар. Быел һава шартлары начар булу сәбәпле, кайбер кырларда кукуруз биек булып үсмәде, шуңа күрә аны җыеп алу өчен башта аның сабакларының өлгергәнен көтәргә, ә аннан соң гына суктырырга туры килде. Шулай да, кырда комбайннар дүрт КамАЗ кузовын бер-бер артлы тутырып кына тора, ә алар исә, турыдан-туры силос чокырына кайта.
- Эш тулы куәткә бара, көннәр аяз, техника кайчагында көйсезләнсә дә, шунда ук кирәкле детальләр табыла һәм монда, кырда ук ремонтлап алабыз, - ди механизатор Валерий Мартынов. “Агролак“ ҖЧҖ башка эшчеләре кебек үк, ул да шушы авылдан, техниканы кечкенәдән үк, хуҗалыкта әтисе карамагында үзләштерә башлаган. Һәм хәзер агрегатны хәтта күзен йомып сүтеп-җыя ала. – Бөртеклеләрне җыйдык, мин дә урып-җыюда эшләдем, аннары инде азык әзерләү комбайнына күчеп утырдым, кукуруз күп калмады. Сезон начар булмады, яңгырларсыз диярлек. Шулай, вакытында төгәлләрбез дә, дип өметләнәм.
Евгений Домолазов үзенең КамАЗын мөстәкыйль рәвештә җыйган, дип әйтергә була.
- Моңа кадәр мин тракторда эшләдем, аннары бераз гына тәнәфес алганнан соң, башка хуҗалыкка китәргә туры килде, шулай да, кире кайттым. Килгәч, иске янган КамАЗны яңартачакмын һәм инде шунда эшләячәкмен, дип килештек. Шулай килеп чыкты да – ай ярым эчендә барысын да яңарттым, көйләдем. Тракторда эшләүгә караганда, ашлык ташуда эшләү күбрәк ошый. Машина җитезрәк, тизрәк. Сезон дәвамында азык әзерләүдә шунда эшләдем. Хәзер кукурузны урып-җыюда кырдан силос чокырына кадәр бер көнгә алты-җиде рейс ясыйм.
Силосны төйгечләүдә К-700 тракторында Азамат Дощанов эшли. Сүз уңаеннан, шундый ук тракторларда шулай ук аның әтисе һәм абыйсы да эшли. Хәзерге вакытта алар җир сөрү белән мәшгуль.
Колайда уҗым культураларны чәчү кебек, башка көзге кыр эшләре дә план буенча үтте. Барлыгы 760 гектарда чәчкәннәр, аның 200е – бодай һәм 560 гектары – арыш.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз