news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында “Төп йорт” республика фестиваленә йомгак ясалды

Гаилә кыйммәтләрен алга сөрүче проектта республиканың 73 гаиләсе чыгыш ясады.

(Казан, 27 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Узган шимбәдә, 25 ноябрь көнне, Питрәч район үзәгендә "Төп йорт" ("Отчий дом") республика күләм фестивальнең йомгаклау чаралары узды. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә сәнгать фәннәре кандидаты, “Төп йорт” проектының жюри рәисе Эльмира Каюмова хәбәр итте.

“Төп йорт” фестивале 2017 елда гына Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан үткәрелә башланды,- ди Эльмира Каюмова.- Быел Татарстанның 36 районыннан 85 гаилә катнашырга теләк белдерде, шулардан 73 гаилә чыгыш ясады. Өченче турга исә 34 иң сәләтле төркемнәр сайланылды. Алар (барлыгы - 200 кеше чамасы) Питрәч районы Мәдәният йорты бинасына җыелып, йола күренеше, вокал, инструменталь музыка, бию һәм декоратив-гамәли сәнгать юнәлешләре буенча үзара көч сынаштылар. Ярышу бик көчле булды. Жюригә сайларга бик кыен иде, чөнки катнашучылар бик яхшы, мөһим итеп хәзерләнгәннәр”.

Проект авторлары хәбәр иткәнчә, конкурс иртәнге сәгать 10:00 башланган, кич 20:00 сәгатьтә Гала-концерт һәм җиңүчеләрне котлау чарасы белән тәмамланган.

“Йомгаклау тантанасы искиткеч рух, илһамлы, аеруча җылы атмосферада үтте. Гаилә ансамбльләрнең чыгышларын карап, тамашачылар, хисләргә бирелеп, берничә кат елап та, көлеп тә, шатланып та, моңсуланып та алдылар. Кайбер катнашучылар шул көнне фестивальдә үзләренең туган көннәрен дә каршы алдылар (шулай туры килде). Сабый балалар, өлкән буын кешеләре дә иртәдән - кичкә хәтле фестивальдә кайнаштылар. Гаҗәеп тамаша булды ул! Ахырында фестивальнең махсус кунагы - М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры солисты И.Ялалов үз гаиләсе белән сәхнәдә җырлап, чараны бизәделәр", - ди Эльмира Каюмова.

Катнашучылар арасында лауреатлар һәм дипломантлар билгеле булган. "Беренче дәрәҗә дипломына: Биектау районының "Зөбәрҗәт", Әгерҗе районының "Сүнмәс дәрт", Актаныш районының "Гаилә учагы", Кайбыч районының "Бәхетле гаилә"; Әлки районының Шиһаповлар, Алабуга районының Мироваевлар, Балтач районының Закировлар, Саба районының Шәрифуллинар, Теләче районының Галимовлар, Норлат районының Самерхановлар иҗат төркемнәре лаек итеп саналдылар."Төп йорт" фестивале алга таба да үткәрелер, озын гомерле булыр дип, өметтә калабыз”, - диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә фестивальнең жюри рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100