news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында социаль хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

2017 елның 5 аенда 45 балигъ булмаган социаль тернәкләнү курсы үтте.

(Питрәч районы, 8 июнь,“Татар-информ”, “Алга”, Елена Зарипова). Питрәч районында соила хезмәткәрләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә, дип яза җирле басма.

Өлкән яшьтәге ата-анасы яки туганы, тәрбиясендә инвалид кешесе булган, тәрбиягә авыр бирелүче балалары булган питрәчлеләр аларның һәрберсе белән уртак тел табуның ничек авыр булуын, аларны ничек тәрбияләргә, аларга ничек ярарга кирәклеген ишетеп кенә белми. Мондый хәлдә, хәтта, туганнар да кайвакыт нишләргә белми. Ә менә социаль хезмәткәрләр өчен бу көндәлек эш. 8 июньдә алар үзләренең һөнәри бәйрәмнәре – Социаль хезмәткәрләр көнен билгеләп үтәчәк.

Бәйрәм алдыннан без район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Рәшидә Сәхәбиева белән әңгәмә кордык.

– Рәшидә Рәшитовна, сезнеңчә, әлеге өлкә хезмәткәрләре нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Социаль хезмәткәр бик күп сыйфатларга ия булырга тиеш, чөнки аларга эшчәнлекләре буенча төрле кешеләр белән аралашырга туры килә, аларга ярдәмгә мохтаҗлар белән уртак тел дә табарга кирәк. Шуңа күрә, социаль хезмәткәрләргә психолог та, педагог та булырга туры килә. Аларга кешене аңлый белергә, консультация бирә белергә дә кирәк, чөнки ярдәмгә мохтаҗ кеше үзенең сорауларына җавап алырга тиеш. Шулай ук кешегә авыр хәлдә ярдәм күрсәтергә кирәк. Аларның һәркайсына итагатьле, мәрхәмәтле булырга кирәк. Һәр һөнәрдә дә очраклы кешеләргә урын юк. Ә безнең һөнәрдә кеше бик тиз беленә. Белгечнең тышкы кыяфәтеннән башларга кирәк. Безнең учреждениегә килгәннәр кеше белән аралаша белергә тиеш. Ул көләч йөзле, ягымлы, белемле, түземле булырга тиеш.

– Гражданнарга социаль хезмәт күрсәтү системасы турында сөйләгез әле, безнең районда күпләр социаль хезмәтләр ярдәменә һәм яклавына мохтаҗ?

– Питрәч районында берничә учреждение социаль яклау күрсәтә. Бу ТР Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министрлыгының территориаль социаль яклау бүлеге, Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең 34 нче бүлекчәсе. Аларга аерым категория гражданнарга социаль ярдәм чаралары тәкъдим итү, төрле категория халыкка таныклыклар тутыру, тапшыру, инвалидларны Татарстанның реабилитация үзәкләренә реабилитациягә җибәрү, район бюджет өлкәсе хезмәткәрләре өчен санаторийларга юлламалар бирү функциясе йөкләнгән. Әлеге бүлекләр хәзерге вакытта 71 төрле түләү, пособие, компенсацияләр түләүне тормышка ашыра. Аларны 13,5 меңнән артык питрәчле ала.

Моннан тыш, безнең район территориясендә төрле социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре эшли. Бу “Кайгырту” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм “Шатлык” балалар, яшүсмерләр өчен социаль приют. “Кайгырту” үзәгендә өйгә барып социаль ярдәм күрсәтү һәм гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәләре эшли. Беренчесендә ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга социаль хезмәтләр күрсәтелә, мәсәлән, ашамлыклар, дарулар, көндәлек кирәк-ярак әйберләр алып кайтып бирү, медицина ярдәме алырга булышу. Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга өйләренә барып социаль ярдәм күрсәтү стационар булмаган шартларда социаль ярдәм күрсәтүнең өстенлекле формасы булып тора. Бүгенге көндә өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлегендә 256 кеше исәпләнә.

Гаилә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү буенча зур эш алып бара, психологик һәм социаль-педагогик шартлары имин булмаган гаиләләргә патронажлар оештырыла, балигъ булмаганнар күзәтүчесезлеге профилактикасы эшендә катнаша, аларның хокукларын яклауда, матди ярдәм, ташламалар, пособиеләр һәм закон тарафыннан билгеләнгән башка түләүләрне алуда ярдәм итә, социаль-куркыныч хәлдәге гаиләләргә һәм балигъ булмаганнарга ярдәм итә.

2016 елда “Шатлык” социаль приютында 86 балигъ булмаган бала тернәкләнү курслары үтте. 2017 елның 5 аенда 45 балигъ булмаган социаль тернәкләнү курсы үтте, 22422 социаль хезмәт күрсәтелде. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, баланы туган гаиләсенә кайтару бурычы беренче чиратта тора – 2016 елда баланың гаилә тормышын җайлау 90 процент тәшкил итте.
.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100