news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында “Скорлупино” фестивале сентябрь ахырында үткәреләчәк

Фестивальгә билетны алдан алучылар сайтта кабат теркәлү узарга тиеш.

Питрәч районында “Скорлупино” фестивале сентябрь ахырында үткәреләчәк
agro.tatarstan.ru

(Питрәч, 13 сентябрь, «Татар-информ» "Алга"). Питрәчнең иң үзенчәлекле, якты һәм гадәти булмаган вакыйгасы - “Скорлупино” фестивале бу айда, 29 сентябрьдә үтәчәк, дип яза җирле басма.

Аңа әзерлек тулы куәткә бара, барлык кунакларны бик күп сюрпризлар, бай конкурслар программасы, талантлы артистлар концерты һәм башкалар көтә.

Фестивальгә билетны алдан алучылар сайтта кабат теркәлү узарга тиеш, моның бер авырлыгы да юк. Әгәр моны эшләмәгән булсагыз, Скорлупино.рф сайтына кереп, билет алырга ашыгыгыз, диелә матбугат хәбәрендә.

  • Питрәчтә "Скорлупино" Бөтенроссия фестиваленә әзерлек тәмамланып, “Скорлупино” утарында волонтерлар инде кунакларны кабул итәргә әзерләнсә дә, кош гриппы игълан ителү сәбәпле, июль аенда фестиваль үткәрелмәгән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot