news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында “Мерседес” машинасына бәрелеп, “УАЗ Патриот” урталай өзелгән

Авария бүген М7 юлының 840нчы километрында Богородское авылы янында килеп чыккан.

(Казан, 12 июль, “Татар-информ”). Татарстанның Питрәч районында “Мерседес” машинасына бәрелеп, Мәскәүдән килгән “УАЗ Патриот” автомобиле урталай өзелгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авария бүген М7 юлының 840нчы километрында Богородское авылы янында килеп чыккан.

Һәлакәт нәтиҗәсендә чит ил машинасындагы пассажирлар – 9 яшьлек кыз баланы һәм хатын-кызны Казан республика клиник хастаханәсенә озатканнар.

Урында 126нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре машиналарның аккумуляторын сүндергән, зыян күргән кешеләрне табиблар автомобиленә иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot